Татарстанда 2025 елда юл эшләренә 79,2 млрд сумнан артык акча җибәрү планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
«Бу республиканың барлык чыганакларыннан алынган эш күләме", - диде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
Аерым алганда, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юлларны ремонтлау, автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны капиталь ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләү, муниципалитетларның юл-урам челтәренә капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Фәрит Хәнифов сүзләренчә, 2023 елда Татарстанда барлык төр юл эшләренә 240 млрд сум җибәрелгән, 2024 елда - 200 млрд сумнан артык.
Узган ел республикада төп инфраструктура объектлары – Алексеевск – Әлмәт автомобиль юлы, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен Кама аша яңа күпер буйлап әйләнеп чыгу, Вознесенск трактының икенче этабы файдалануга тапшырылды.
Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта шулай ук хәбәр иткәнчә, беренче тапкыр урам-юл челтәрен ремонтлауга 30 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк.
"2025 елның төп йөкләмәсе – республиканың урам-юл челтәре. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов урам-юл челтәрен торгызуга һәм үстерүгә моңарчы күрелмәгән ярдәм күрсәтте. Республикада мондый күләмдә акча беркайчан да булмаган иде", - диде Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
Фәрит Хәнифов төгәллек керткәнчә, бу эшләргә Казанда 14,5 млрд сум бүленгән, Чаллыда – 4,6 млрд сумнан артык, Түбән Камада – 1,5 млрд сумнан артык, калган муниципаль берәмлекләрдә – 9,3 млрд сум.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры ассызыклаганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу программаның үтәлешен тикшереп торуга аеруча игътибар итәргә кушкан.
"Быел программа беренче тапкыр шундый күләмдә старт алды. Татарстанда мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. Аны оператив рәвештә гамәлгә ашыру өчен торак пунктларның урам-юл челтәрен норматив хәлгә җиткерү схемасы сайланган. Ягъни без барлык ташландык урамнарны, юлларны диярлек торгызачакбыз. Аларны норматив хәлгә китерәчәкбез", - диде министр.
Белешмә өчен:
Татарстан юл төзелеше темплары һәм инфраструктура сыйфаты буенча алдынгы төбәкләр рәтенә керә. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге системалы эш нәтиҗәсендә республикада автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 40,9 мең километрга кадәр артты, шул исәптән 1,4 мең километр федераль трассалар, 13,7 мең километр төбәк һәм 25,7 мең километр муниципаль юллар. Юл өслегенең сыйфаты сизелерлек яхшырды: нормативларга туры килә торган шәһәр агломерацияләре юлларының өлеше 80%тан 86%ка кадәр артты.