Татарстанда 3 майга 1 млн 570 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 48%ы

2025 елның 3 мае, шимбә

Татарстанда 3 майга файдалануга торак тапшыру планы 48%ка үтәлгән, 1 млн 570 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелеш линиясе буенча 11%, ягъни гомуми мәйданы 186 мең кв. м. артык булган 35 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча еллык план 43%ка үтәлгән, 6 йорт файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Дамир Шәйдуллин төзелеш мәйданчыкларында җитештерүдә имгәнүләр очраклары турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, бу ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 848 тикшерү чарасы уздырган. Хокук бозучыларга карата дисциплинар йогынты чаралары 348 тапкыр кулланылган. 506 тикшерү Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан оештырылган. Административ җаваплылык турында 140 карар чыгарылган.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре ел башыннан 311 тикшерү уздырган. 1 120 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 956сы бетерелгән. 1 апрельдән республикада традицион санитар-экологик ике айлык үткәрелә. «Чиста төзелеш» чарасы кысаларында Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе 86 хокук бозу очрагын ачыклаган, 46 беркетмә төзегән. Административ җаваплылыкка 6 юридик һәм 6 вазыйфаи зат тартылган.

Торак төзелеше барышы турында сөйләгәндә, министр урынбасары хәбәр иткәнчә, торак тапшыру планы 48%ка үтәлгән, 1 млн 570 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелеш линиясе буенча 11% тапшырылган - бу гомуми мәйданы 186 мең кв. м. артык булган 35 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека программасы буенча еллык план 43%ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 35 йортның 6сы файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 69 мең кв. м. Планның иң зур үтәлеше индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча теркәлә. Монда 1 млн 314,5 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итүгә килгәндә, ятим балалар өчен торак буенча федераль бюджеттан финанслашу хисабына 37 торак урын алу буенча дәүләт контракты төзелгән. Шулай ук ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 25 апрельдә икенче дәүләт контракты кысаларында 86 торак урын сатып алу буенча контракт төзү хокукына аукцион игълан иткән.

Яшь гаиләләр өчен торак урнашкан 42 муниципаль берәмлекнең барысы да «Электрон бюджет» системасында килешү төзегәннәр. 66 гаилә таныклык алган. Барлык башкарма комитетларның шәхси счетларына тиешле акчалар күчерелгән. Яшь гаиләләр торак базарында фатирлар сайлыйлар.

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен билгеләнгән барлык 27 сертификат рәсмиләштерелгән. Хәзер ТР Дәүләт торак фонды сайлап ала торган фатирларның мәйданы 2 мең 246 кв. м тәшкил итә.

Мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр кебек категорияләр буенча фатирлар сайлау дәвам итә.

Дамир Шәйдуллин алга таба күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү буенча республика программасы турында хәбәр итте. Су белән тәэмин итү челтәрләре исемлеге расланган, күрсәтмә проекты ведомствоара килештерү узган һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында раслана.

Шулай ук юлларны төзекләндерү объектлары исемлеге һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы килештерүнең беренчел этабын уза, аңа 3 объект кергән. Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында урнашкан объектларда төзелеш-монтаж эшләре 8%ка һәм 10%ка башкарылган. Июнь аенда Лаеш районының Урта Девятово авылында эшләр башланырга тиеш. Мәгариф өлкәсендәге 11 объектның 6сы - гомуми белем бирү мәктәпләре, биредә эшләр 29%ка үтәлгән. Быелгы мәгариф объектлары исемлегендә 5 балалар бакчасы бар. Алар барысы да төзелешнең актив фазасында, гомуми күләмнең 24%ы башкарылган.

Республиканың сәламәтлек саклау инфраструктурасын быел 53 объект тулыландырырга тиеш. Шуларның 47се - фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАПлар). Эшләр барлык объектларда да алып барыла - гомуми күләмнең 45%ы башкарылган. Калган 6 медицина объекты буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 31% тәшкил итә.

Яшьләр сәясәте буенча 11 объект төзелә. Шуларның өчесе - яшьләр үзәкләре, үтәлеш 37% тәшкил итә. 8 балаларны савыктыру лагереның 7се төзелә, үтәлеш 22% тәшкил итә. Буа районында объектны июль аенда төзи башлау планлаштырыла.

ТР Спорт министрлыгы белән берлектә 23 объект төзелеше буенча программа чаралары гамәлгә ашырыла. Дүртесе - ябык футбол манежлары, үтәлеш 12% дип бәяләнә. 18 универсаль спорт мәйданчыгының 16сында подрядчылар эшли, эшләрнең гомуми үтәлеше 8% тәшкил итә. Калган 2 объект буенча эш 12 майда башланачак. Узган елдан калган иң зур спорт объекты - Футболны үстерү үзәгенең әзерлеге 37% тәшкил итә.

«Мәдәният" тармагының барлык 4 объекты да «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелә. Бу өч күп функцияле үзәк һәм район мәдәният йорты. Эшләр барлык объектларда да алып барыла, гомуми үтәлеш 32% тәшкил итә. Зеленодольcк районында «Кайгырту йорты» төзелешендә («Гаилә» илкүләм проектына кертелгән) эшләр күләме 56%ка җиткән.

Быел экология өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган бердәнбер объект – Казанда ләм кырларын рекультивацияләү. Объект «Экологик иминлек» илкүләм проектына кертелгән һәм былтырдан калган. Монда гомуми эш күләменең 89%ы үтәлгән.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча федераль һәм республика программалары кысаларында 61 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Эшләр шуларның 19 муницип 16 муниципалитетта алып барыла. Гомуми үтәлеш 13% тәшкил итә. 10 объект төгәлләнгән. Актуаль график нигезендә калган объектларда эшләр 10 майдан да соңга калмыйча башланырга тиеш. «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проекты кысаларында объектлар исемлеген раслау гражданнар катнашында башкарыла (тавыш бирү юлы белән).

Быел 2026 елга җәмәгать киңлекләрен сайлап алу 21 апрельдән 12 июньгә кадәр бара. Тавыш бирү процедурасы Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халыктан сораштырулар» сервисы аша һәм «ТР Хезмәт күрсәтүләре» мобиль кушымтасында узачак. Хәзерге вакытта барлыгы 123 мең 225 кеше тавыш биргән, бу гомуми планның 30,4%ын тәшкил итә.

ТР Төзелеш министры урынбасары республика һәм федераль программалар буенча инженерлык челтәрләрен модернизацияләү барышы турында да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International