Алексей Песошин Казанның Арча зиратында совет сугышчыларын искә алды

2025 елның 9 мае, җомга

Бүген Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы сугышчыларын искә алдылар. Хәрби каберләргә чәчәкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР вице-премьеры Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Бөек Ватан сугышы ветераннары, патриотик һәм яшьләр оешмалары вәкилләре салды.

Хәрби каберлекләр Арча зиратының көнчыгыш өлешендә урнашкан. Биредә Казанның төрле эвакуация госпитальләрендә вафат булган солдатлар, 1941-1945 елларда шәһәрдә булган Казан гарнизоны һәм башка хәрби частьләрнең хәрбиләре җирләнгән.

Тантанада катнашучылар «Җиңүче Солдат» монументы янына үттеләр. Колонна башында гадәттәгечә веноклар һәм чәчәкләр белән мактаулы каравыл бара иде. Чәчәкләр салганнан соң һәлак булган совет солдатларын бер минут тынлык белән искә алдылар, һавага өч тапкыр залп ясалды, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады.

Аннары «Хәсрәт кичерүче солдат» монументы итәгенә чәчәкләр салдылар, шулай ук Советлар Союзы Герое, легендар очучы Михаил Девятаев һәм Советлар Союзы Герое, Россия хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы Борис Кузнецовны искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International