13-18 май көннәрендә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы узачак. Эшлекле сессияләр 14 майдан 16 майга кадәр узачак. Программада 20 тематик трек буенча бүленгән 140 эшлекле конференция игълан ителгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте. Форумга беренче тапкыр 103 илдән катнашучылар теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда сизелерлек арту күзәтелә.
Кызыксынуның артуы форумның өченче ел рәттән федераль статуста узуына бәйле. Мәсәлән, Африка илләреннән катнашырга теләүчеләр күбәйгән. KazanForum га беренче тапкыр Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим киләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аның белән узган елның декабрендә, Куала-Лумпурда эш сәфәрендә булганда очрашкан иде. Форумга шулай ук төркмән халкының милли лидеры Горбангулы Бердымөхәммәдов та киләчәк. Кайбер илләрнең югары вәкилләрен көтәләр, алар арасында Төркия, Бәхрәйн, Катар, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башкалар. Мәскәүдә аккредитацияләнгән 20дән артык дәүләтнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре чакырылган.
Шулай ук төрле тармаклардагы берничә дистә чит ил министры көтелә, бу мәйданчыкның күп юнәлешле булуы турында сөйли. Форумда өч Россия вице-премьерын: Алексей Оверчук, Виталий Савельев һәм Марат Хөснуллинны көтәләр. KazanForum да беренче тапкыр Россия Мәдәният министрлыгы башлыгы Ольга Любимова катнашачак.
РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин һәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников чакырылган. Россия төбәкләре ягыннан кызыксыну күзәтелә - узган ел РФнең 87 субъекты катнашкан иде, быел да азрак булмаячак. Әстерхан, Архангельск, Киров, Ульяновск өлкәләреннән, Кабарда-Балкариядән, Дагыстаннан, Карачай-Чиркәстән, Камчатка краеннан һәм Чувашиядән иң күп санлы делегацияләр. Пленар утырыш 16 майга билгеләнгән, ә төп тема «Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр» булачак.
Талия Миңнуллина форумда фикер алышачак барлык өлкәләргә: финанс, мәдәният, күчемсез милек һәм башкаларга сизелерлек йогынты ясый торган гомуми теманы табу кыен, дип аңлатты. Цифрлаштыру шуларның берсе. 99 килешүгә кул кую планлаштырылган. Әлеге килешүләрнең өчтән бере - Татарстанныкы. Аларның күп өлеше цифрлаштыруга карый, дип ачыклык кертте ИҮА башлыгы. Килешүләргә кул куярга ниятләүчеләр арасында - Иннополис, ТР Фәннәр академиясе, Татарстан университетлары актив катнаша. Иң күп гаризалар Казан федераль университетыннан, Казан дәүләт медицина университетыннан, Казан дәүләт энергетика университетыннан килгән.
«Без башка илләр дә үзара килешүләр имзалау өчен KazanForum мәйданчыгын кулланган дәрәҗәгә чыктык», - дип ассызыклады Т. Миңнуллина. Мәсәлән, Россия-Әмирлек эшлекле советы Россия-Әзәрбәйҗан эшлекле советы белән килешү имзалаячак. Евразия һәм Африка халыклары Ассамблеясе генераль секретаре Гарәп Мәгрибе берлеге генераль секретаре белән килешүгә кул куячак.
Форум үсә, чаралар арта. Мәсәлән, ислам илләренең сәүдә-сәнәгать палаталары форумы узачак, анда Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин киләчәк. Тагын ислам илләренең генераль прокурорлары съезды, яшь шеф-поварлар конкурсы, ислам ашлары гастрономиясе фестивале, әдәпле мода күрсәтү, Татар дин әһелләре форумы узачак.
Форум көннәрендә Болгарда ислам динен кабул итү көне - Изге Болгар җыены кебек мөһим вакыйга билгеләп үтеләчәк. Быел беренче тапкыр «Көнчыгыш Кубогы» халыкара футбол турниры узачак, анда Оман, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Россия клуб командаларыннан балалар катнашачак. KazanForum - ул әле күргәзмәләр дә.
«Казан» агросәнәгать паркында Kazan Halal Market эшли башлаячак. Ярминкәдә 10 илдән һәм Россиянең 16 төбәгеннән 150дән артык компания катнашачак. Бер урында Төркия, Иран, Һиндстан, Пакистан, Казахстан, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан, Әфганстан һәм Сенегалдан товарлар һәм продуктлар сатып алырга мөмкин булачак. Kazan Halal Market 13 майдан 18 майга кадәр эшләячәк. Керү ирекле. Форум еллары эчендә Kazan Halal Market күргәзмәсе сыйфат ягыннан яхшырды: элек Татарстаннан хәләл товарлар һәм продуктлар гына куела иде, ә хәзер Россия төбәкләре дә, башка илләр дә тәкъдим ителә.
Талия Миңнуллина әйтүенчә, катнашучыларның күпләп сатып алуларга күчү теләге бар. «Безнең өчен мәйданчыкны сәүдә ярминкәсе буларак кына түгел, ә эре илләр арасында контрактларга күчү мөһим», - дип аңлатты ул.
Икенче ел рәттән KazanForum кырларында International Property Market халыкара күчемсез милек күргәзмәсе узачак. Аның турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
"Күргәзмә һәм эшлекле программа экспертлар, инвесторлар, күчемсез милек буенча агентлар, төзүчеләр һәм девелоперларның нәтиҗәле халыкара хезмәттәшлеге өчен мөмкинлек бирәчәк. Алар тәҗрибә уртаклаша, алдынгы проектларны һәм тенденцияләрне тәкъдир итә, шулай ук үз брендының җирле һәм дөнья дәрәҗәсендә танылуын һәм булуын арттыра алачак», - дип хәбәр итте министр.
Күчемсез милек күргәзмәсендә 74 ил һәм 54 компания вәкилләре катнашачак, шул исәптән Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзәрбәйҗан, Грузия, Малайзия һәм башка ислам дөньясы илләреннән төзүчеләр һәм девелоперлар булачак. Күргәзмә 29 төзүче компанияне берләштерәчәк, алар арасында Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Калининградтан, Краснодардан, Екатеринбургтан һәм Новосибирсктан 13 федераль девелопер, шулай ук Татарстаннан тугыз компания бар.
Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен яулады, шуңа күрә киләсе форумда ук «Мәдәният» трегына зур игътибар бирелә. Аның турында ТР Мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова җентекләп сөйләде. "KazanForum кырларында ИХО илләре мәдәният министрлары очрашуы узачак. Бу киләсе ел алдыннан шундый репетиция", - дип аңлатты ул.
17 илнең, шул исәптән Индонезия, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Согуд Гарәбстаны һәм башка илләрнең вәкилләре, шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Ислам мәгариф, фән һәм мәдәният дөньясы оешмасы (ИСЕСКО) һәм Гарәп Дәүләтләре Лигасы халыкара берләшмәләре вәкилләре көтелә.
«Безнең республикада мәдәниятара диалогның югары дәрәҗәдә оештырылуы белән горурланабыз», - диде Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы башлыгы.
Программаның төп вакыйгасы 15 майда Казан Ратушасында ИХО илләре мәдәният министрларының «Мәдәниятләр диалогы - күп поляр дөньяда тәңгәллекне һәм төрлелекне саклау нигезе» пленар утырышы булачак.
Утырыш башланыр алдыннан фойеда Татарстан Республикасы Милли музееның «Гасырлар аша ислам нуры» күргәзмәсе күрсәтеләчәк. Аның нигезен XIV йөздәге кулъязма Коръән битләре һәм басма шәмаилләр тәшкил итәчәк.
«Казан Экспо»да Россия этнография музее һәм «Казан - ислам дөньясының мәдәни башкаласы» белән берлектә «Традицион киемнәрнең күптөрлелеген тәкъдир итү» күргәзмәләре оештырылачак, ә 16 майда «Мәдәният» трегы буенча дүрт эшлекле сессия узачак.
Параллель рәвештә төрле мәйданчыкларда күргәзмәләр, спектакльләр, кино күрсәтүләр узачак. Рудольф Нуриев исемендәге 38 нче Халыкара классик балет фестивале кысаларында Опера һәм балет театрында «Анюта» балеты (14 май) һәм «Баядерка» балеты (16 май) күрсәтәчәкләр. «Мир» кинотеатрында 15-18 май көннәрендә өч кинотасма күрсәтеләчәк: «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы, «Хәлимә» драмасы һәм «Агач кочагында» Иран драмасы.
Форум көннәрендә шәһәр инфраструктурасына йөкләнеш арта, дип билгеләп үтте «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО генераль директоры Максим Денисов.
14 майдан 16 майга кадәр Казан-Аэропорт-Казан маршрутында 14 шәһәр яны поезды йөриячәк. KazanForum да катнашучының бейджы буенча электричкада бушлай йөрү мөмкин булачак. Бушлай шаттллар оештырылачак.
KazanForum да 625 ихтыярый эшләячәк, шуларның 555е - Татарстанныкы, 70е - чит шәһәрләрдән. Күпләр инглиз һәм француз телләрен белә. KazanForum үткәрүдә 109 тәрҗемәче катнашачак. Нигездә сүз инглиз, гарәп һәм француз телләреннән тәрҗемә турында бара.