Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына нәтиҗә ясадылар.
"8,5 мең катнашучы, шул исәптән 500 ММЧ вәкиле. Узган ел белән чагыштырганда катнашучылар саны буенча без 25%тан 30% ка кадәр арттык. Бу нәрсә турында сөйли? Шул ук вакытта без нәкъ менә [алыкара катнашучылар буенча арттык, бу да нәрсәдер турында сөйли. Имзаланган килешүләр, бу көннәрдә Россиягә, Татарстанга һәм Казанга килгән чит ил министрлары саны буенча артты", - дип сөйләде ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров.
Форумда 96 ил, РФнең 82 төбәге вәкилләре һәм 400дән артык мәртәбәле кунак катнашты.
Форум кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның графигы тыгыз булды, дип билгеләп үтте ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе урынбасары – ТР Рәисе Эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев. Рөстәм Миңнеханов 50 рәсми очрашу һәм чара уздырды. Чит ил делегацияләренең һәм Россия төбәкләренең күпчелек җитәкчеләре белән ТР Рәисе эшлекле очрашулар һәм эчтәлекле сөйләшүләр уздырды, дип сөйләде брифингта Игорь Савельев.
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина форум кысаларында 8 мең эксперт катнашында 148 эшлекле сессия уздырылуы турында сөйләде.
Массакүләм мәгълүмат чараларында KazanForum турында якынча 10 мең хәбәр чыкты, шул исәптән федераль ресурсларда 46 сюжет. "Кунаклар тонна ярымнан артык чәкчәк кулландылар, 14 мең туңдырма ашадылар.
Иң мөһиме, турыдан-туры элемтәләр калды, 130 килешү имзаланды, шуларның 75е – халыкара», - дип өстәде Талия Миңнуллина.
13-18 май көннәрендә Татарстан башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кунаклары Татарстанның кунакчыллыгын һәм Казанның чисталыгын бәяләделәр. Әмма кайбер катнашучыларга гарәп телендә сөйләшүче персонал һәм биш йолдызлы кунакханәләр җитмәде, дип хәбәр итте ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина республика Министрлар Кабинетында узган брифингта.
"Безнең кунаклардан кара-каршы элемтә бар. Алар гадәттәгечә республиканың кунакчыллыгын билгеләп үтәләр, бигрәк тә чит ил кунаклары, әмма федераль кунаклар да шәһәрнең чисталыгын, яшелләндерелүен уңай бәяләделәр», – диде Миңнуллина.
Чит ил кунаклары гарәп телен белгән җәмәгать туклануында персонал турындагы мәсьәләне күтәрделәр. Казанда биш йолдызлы кунакханәләр саны буенча теләкләр бар, нигездә бу хакта Фарсы култыгы илләреннән килгән кунаклар сорады.
"Шикаятьләр дә килде, ягъни аларга барысы да ошамый. Артык күп чаралар үткәрдек, кая барырга икәнен сайлый алмыйбыз, диләр. Кайберәүләр теркәлү системасына карата шелтәләр булды, ләкин ул иминлек системасына бәйле иде. Әгәр без болай тырышмасак, тиешле дәрәҗәдәге иминлекне тәэмин итә алмаячакбыз», – дип аңлатты ТР ИҮА башлыгы.
Талия Миңнуллина шулай ук ни өчен форумга бары тик 96 илдән генә катнашучылар килүе турында сөйләде, гәрчә 103 дәүләт вәкиле теркәлгән булса да.
"Бу даталарда, дөресен генә әйткәндә, билетлар алу җиңел булмады, FlyDubai, Turkish Airlines рейслары һәм Истанбул рейслары шыгрым тулы булды. Поездлар да шыгрым тулган, кемдер билетлар алырга өлгермәгән", - дип аңлатты Талия Миңнуллина, "Татар-информ" соравына җавап биреп.
KazanForum га килергә яки килмәскә дигән карарга ешрак шәхси характердагы проблемалар йогынты ясады, ә сәяси сәбәп түгел, дип ачыклык кертте ул.
"Кайбер кунаклар безгә, әйтик, ТР территориясендә булу чыгымнарын түләүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, кунакханә. Безнең һәр кунакка түләргә финанс мөмкинлегебез юк, андый кирәклекне дә күрмибез", - дип йомгаклады Талия Миңнуллина. Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә узган
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумында 130 килешү һәм меморандум төзелде, шул исәптән 75 халыкара, гомуми суммасы 1 млрд сумнан артып китте. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, KazanForum оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин сөйләде (тулырак – Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында). http://government.ru/news/55065/
Белешмә өчен:
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.