Татарстанда милли бәйрәмнәрнең үзенчәлекләре турында ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Татарстанда җәен гадәттәгечә милли бәйрәмнәр узачак - аларны республикада яшәүче төрле халыклар билгеләп үтәчәк. Быел программаларның нинди үзенчәлекләре булачак, чаралар кайда һәм кайчан узачаклыгы турында сөйләделәр бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Брифингта Сабантуйга аерым игътибар бирелде. Бөтен дөнья буйлап 4 меңгә якын шундый бәйрәм оештырылачак, алар төрле форматларда узачак. Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы аерым тема булачак, дип хәбәр итте ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васыйл Шәйхеразыев.

"Без Сабантуйны бәйрәм иткәндә Җиңүнең 80 еллыгына басым ясауны сорадык. Безнең ветераннар, шулай ук хәзер махсус хәрби операция кырларында Ватанны саклаучылар бар, алар барысы да зур игътибарга лаек", - дип белдерде ул.

ТР вице-премьеры алдагы бәйрәмнәр программаларының нечкәлекләрен ачмады, әмма киләчәккә планнары белән уртаклашты. Аерым алганда, МХО тәмамланганнан соң, Бөтендөнья татар конгрессы Донбасста халыкара шахтерлар Сабантуен уздырырга тели.

Вице-премьер бу чара тарихта иң зур шахтерлар Сабантуе булырга мөмкин дип фаразлады.

Татарстан милли бәйрәмнәр өлешендә берничә ел дәвамында бара торган курс – ул заманча күңел ачулардан аутентик йолалар файдасына күчү, дип өстәде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

"Милли бәйрәмнәрдә безнең мәдәнияткә һәм традицияләргә катнашы булмаган батут үзәкләренә һәм төрле чараларга урын азайганнан-азая бара. Төп бурыч – үсеп килүче буынны республика территориясендә яшәүче төп халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыру», - дип ассызыклады ул.

Аның сүзләренчә, милли бәйрәмнәр республика халкы арасында бик популяр. Узган ел аларда 110 меңнән артык кеше булган. Оештыручылар мәйданчыкларның үзләрендә тарихи асылын чагылдырырга тырышалар, йолаларга һәм традицияләргә аерым игътибар бирелә.

"Бәйрәмнәрнең мөһим өлешен халык-сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәләре, гастрономия рәтләре, интерактив зоналар, традицион уеннарның уен мәйданчыклары тәшкил итте", - дип аңлатты министр урынбасары.

Быел Татарстанда узган беренче милли бәйрәм рус халык бәйрәме Каравон булды. Анда 25 меңгә якын кеше булган, дип сөйләде «ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе» ТИО идарәсе рәисе Ирина Александровская.

"Каравонда яңа традицияләр үсүен дәвам итә. Бездә беренче тапкыр рус традицион кухнясы фестиваль-конкурсы узды. Безнең өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да иң кызыклы ризыклардан авыз итүе мөһим. Ул аш-су сәнгате осталарының һәрберсенә игътибар итте", - дип елмайды ул.

Моннан тыш, рус мәдәнияте традицияләрен чагылдырган милли сөлгеләр күргәзмәсе, шулай ук киң концерт программасы үткәрелде.

"Алда безне Зеленодольск районында Иван Купала славян мәдәнияте бәйрәме көтә, ул шулай ук кызыклы традицияләрне күрсәтәчәк. Барысын да бу бәйрәмгә дә чакырабыз", - дип йомгаклады Александровская.

Киләсесе - марый мәдәниятенең Семык бәйрәме, ул 31 майда Кукмара районында узачак. Теләге булган һәркем өчен милли биюләргә аерым игътибар биреләчәк, дип билгеләп үтте ТР марыйларының милли мәдәни автономиясе рәисе Наталья Кукушкина.

"Марыйлар үзләренең биюләре белән дан тоталар. Безнең төп сәхнә каршында агач түшәм булачак, анда кешеләр милли биюдә берләшәчәк. Бу барысын да илһамландыра", - дип аңлатты ул.

Моннан тыш, бәйрәмдә төп марый гүзәлен сайлаячаклар, шулай ук «Марый гаиләсе» конкурсы узачак. Программаның кичке өлешендә марый эстрадасы йолдызлары чыгышлары көтелә, алар арасында Володя Матвеев, Эльвира Трифонова, Сергей Пакеев һәм башкалар. Тәтеш районында 15 июньдә Мордва мәдәнияте бәйрәме Валда Шинясь узачак. Быел мордва модасына багышланган күргәзмә үзенчәлекле булачак, дип белдерде ТР Халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары, ТР мордваларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Наталья Сәбитова.

"Безнең бәйрәмдә балыкчылар станына, шулай ук мордва йортына барырга, көнкүреш белән танышырга мөмкин булачак. Моннан тыш, аерым экспозиция мордва модасына багышланачак", - дип аңлатты ул.

Балтач районында 25 июньдә удмурт мәдәнияте бәйрәме Гырон Быдтон була. Анда традицион костюмнарга аерым игътибар бирелә, дип сөйләде ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе активисты Павел Александров.

"Гырон Быдтон удмурт традицион мәдәниятен тәкъдир итү урыны булды. Узган ел без Удмуртиядән осталар алып кайттык һәм милли текстиль белән бәйле бөтен нәрсәне күрсәтергә тырыштык: кием-салым, бизәнү әйберләре, бизәкләрнең семантикасын, аларның нинди максатларда кулланылуын. Быел бәйрәм киң колач белән узачак", - дип аңлатты ул.

Нурлат районында 29 июньдә Чуаш мәдәнияте Уяв бәйрәме узачак. DIVA фолк-төркеме махсус кунак булачак, дип хәбәр итте Татарстан Республикасында чуаш милли-мәдәни автономиясе советы рәисе урынбасары Сильвия Чаркина.

"Безгә Чуаш дәүләт җыр һәм бию ансамбле чакырылган, ул безнең бәйрәм өчен берничә номер әзерли, һәм башка коллективлар. Шулай ук күптән түгел Кызыл мәйданда концерт биргән DIVA фолк-төркеме дә чыгыш ясаячак. Алар бары тик халык җырларын гына җырлыйлар һәм традицион уен коралларын кулланалар", - дип ассызыклады ул.

Уявта агач эшкәртү, чүлмәкчелек һәм чигү буенча мастер-класслар оештырылачак.

«Бездә "ачык микрофон" оештырылачак, анда барлык кунаклар үзләре гармунга җырлый һәм бии алачак. Традиция буенча бездә зур әйлән-бәйлән булачак. Милли уеннар белән балалар мәйданчыгы да тәкъдим ителәчәк", - дип өстәде Чаркина.

Шулай ук чуаш милли киеменә багышланган күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк, дип йомгаклады ул.

Татарстанда милли бәйрәмнәр расписаниесе:

31 май - Марый мәдәниятенең республика бәйрәме Семык (Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Починок Көчек авылы)

15 июнь - Мордва мәдәниятенең республика бәйрәме Валда Шинясь (Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылы)

21 июнь - Татар халык бәйрәме Сабантуй (Казан шәһәре)

28 июнь - Удмурт мәдәниятенең республика бәйрәме Гырон Быдтон (Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Чепья авылы)

29 июнь - Чуаш мәдәниятенең республика бәйрәме Уяв – Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Нурлат ш.)

5 июль - славян мәдәниятенең республика бәйрәме Иван Купала (Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Зеленодольск ш.)

19 июль - Керәшеннәрнең республика бәйрәме Питрау (Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Җөри авылы).

20 июль - Республика балалар мөселман Сабантуе (Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Бөрбаш авылы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International