Якшәмбе, 17 ноябрьдә, Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия утырышы уздырылды

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Якшәмбе көндез, 2013 елның 17 ноябрендә, Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Хокук саклау структуралары җитәкчеләре республиканың Алексеевск районында һәм Түбән Кама шәһәрендә кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар табылуы һәм аларны зарарсызландыру турында хәбәр иттеләр. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерү эшләре алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына һәм башкарма хакимият органнарына гражданнарның, аеруча куркыныч объектларның, икътисад һәм халык хуҗалыгы предприятиеләренең иминлеген тәэмин итү эшен көчәйтү буенча күрсәтмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International