Быел Татарстанда торак фондын киң колачлы яңарту планлаштырыла, 911 күп фатирлы йортта капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Министр искәрткәнчә, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча быел өстәмә рәвештә 3 млрд сум бүлеп бирелгән, бу күп фатирлы йортларда ремонт эшләрен башкаруга комплекслы якын килүне тәэмин итәргә һәм программада йортлар санын 219га арттырырга мөмкинлек биргән.
Капиталь ремонт буенча чараларны финанслауның гомуми күләме 11 млрд 266 млн сумга җиткән. Чыгымнарның төп юнәлешләре: түбәләрне ремонтлау һәм фасадларны заманча энергия саклаучы технологияләр кулланып җылыту; йорт эчендәге коммуникацияләрне (электр челтәрләрен, җылылык бирү, су белән тәэмин итү һәм канализация) яңарту, җылыту системаларында җылылык ташучының температурасын автомат рәвештә көйләү төеннәрен урнаштыру, тузган лифтларны энергия нәтиҗәлелеге классының «Б» классыннан түбән булмаган заманча модельләренә алмашштыру.
«Әгәр алдагы елларда 250 лифтны алмаштырырга акча җитсә, быел программада 711 лифтны алмаштыру каралган", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы. Ул «Лифтлар иминлеге» Таможня берлегенең Техник регламентының яңа таләпләре нигезендә билгеләнгән хезмәт срогын эшләп бетергән лифтлар 2030 елның 15 февраленә кадәр алмаштырылырга тиешлегенә игътибар итте. Бу датага республикада 1955 лифтны алыштырырга кирәк булачак, аларның хезмәт итү срогы закон белән билгеләнгән иң чик срокка - 25 елга җитә.
"Алмаштырулар җайланмаларның иминлеген һәм ышанычлылыгын гарантияли торган гамәлдәге техник регламент таләпләренә туры китереп башкарылачак. Шуларның 1586сы - төбәк операторы счетында, 369ы – махсус счетларда», - дип аңлатты министр.
М. Айзатуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, капремонт программаларын формалаштырганда муниципаль берәмлекләр аларга угар газы белән агулану куркынычы югары булган күп фатирлы йортларда вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын торгызу чараларын кертергә тиеш. Мондый эшләр капиталь ремонт фонды акчалары хисабына финанслана.
"Әмма эшләрне башлау өчен урыннар милекчеләренең гомуми җыелышында уңай карар кабул итү юлы белән алдан килештерү кирәк. Аерым алганда, 2025 елда мондый эшләрне 24 күп фатирлы йортта башкару планлаштырыла», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт буенча төбәк программасы гамәлдә булган 17 ел эчендә Татарстанда гомуми мәйданы 53,5 млн кв. метр булган 12024 объект ремонтланган.
2014-2043 елларга Татарстанның күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау төбәк программасына 17635 күп фатирлы торак йорт кертелгән. "Күп фатирлы йортларның урын милекчеләре капремонт фондын булдыру ысулын сайлый алалар – махсус счетта йә региональ оператор счетында. 17635 йортның 16527се – төбәк операторының гомуми счетында һәм 1108е – махсус счетта», - дип билгеләп үтте ул.
М .Айзатуллин мәгълүматлары буенча, капиталь ремонт программасы буенча яңартылган йортларда 2 миллионнан артык кеше яши. Җәлеп ителгән финанс ресурсларының гомуми күләме якынча 97 млрд сум тәшкил итте. Йортларга капиталь ремонт «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Искәртәбез, бу юнәлеш буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Соңгы биш елда мөрәҗәгатьләр санының гомуми кимүен Татарстан Дәүләт торак инспекциясе теркәде. Аерым алганда, республика халкы башкарылган капиталь ремонтның сыйфатына сирәгрәк зарлана башлады.
Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин хәбәр итте. "Быелның биш аенда мөрәҗәгатьләр саны 5%ка кимеде. Капремонт буенча елдан-ел шикаятьләр саны тотрыклы-2-3% чикләрендә. Нигездә бу йортны капиталь ремонт программасына кертү һәм исәпләүләр буенча мәсьәләләр.
Башкарылган эшләрнең сыйфаты буенча биш айда 43 мөрәҗәгать керде", - дип сөйләде ул. Күрсәтелгән вакыт эчендә ТР Дәүләт торак инспекциясенә барлыгы 9,5 мең мөрәҗәгать кергән, шул исәптән капремонт мәсьәләләре буенча – 271. 94 татарстанлы капиталь ремонт ясарга кирәклеген күрсәткән.