ТР Төзелеш министрлыгы: Торак төзелешенең еллык планы 63%ка үтәлгән

2025 елның 28 июне, шимбә

Торак, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча программа чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Торак төзелешенең еллык планы 63%ка үтәлгән, бу абсолют саннарда 2 млн 62 мең кв. м. коммерциячел торак линиясе буенча планлаштырылган еллык күләмнең 25%ы файдалануга тапшырылган. Төзүчеләр тарафыннан мәйданы 424 мең кв. метрдан артык 57 йорт тапшырылган.

Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 35 йортның сигезе тапшырылган, гомуми мәйданы 86 мең кв. метрдан артык. Еллык планның 53%ы үтәлгән.

Шәхси торак төзелеше кызу темплар белән бара. 11,5 мең йорт файдалануга тапшырылган, аларның мәйданы - 1 млн 551 мең кв. м. Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыруга килгәндә, ятим балалар өчен 123 торак урынга ике дәүләт контракты төзелгән. Тагын бер контракт 81 торак урынга төзеләчәк. Алучылар саны буенча икенче урында - яшь гаиләләр категориясе.

Субсидия алучы 66 кешенең 34е файдаланган. Калган гаиләләр фатир сайлау этабында. Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр буенча быел гомуми мәйданы 2 мең 356 кв.м. булган 27 сертификат рәсмиләштерелгән. Дәүләт торак фонды әлеге категориядәге алучылар өчен торак урыннарын сайлау бара.

Мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясенең өч вәкиленнән бары тик берсенә генә торак табарга калган. Торак төзелешенә ярдәм кысаларында ике программа гамәлгә ашырыла.

«Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» яңа республика программасы буенча барлык объектлар исемлеге республика Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре белән расланган. Эшкә аукционнар үткәрелгәннән соң - август башына керешәчәкләр. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча эшләр 49%ка үтәлгән. Бу атнада Лаеш районында объект буенча эшләр төгәлләнгән.

Мәгариф өлкәсендә 11 объект төзү буенча алтысы - гомуми белем бирү учреждениеләре. Мәктәпләр буенча үтәлеш 52% тәшкил итә. Биш балалар бакчасы буенча эшләр 37%ка башкарылган.

Республиканың сәламәтлек саклау инфраструктурасы киңәюен дәвам итә. Быел 53 объект, шул исәптән 47 фельдшер-акушерлык пункты төзергә кирәк. Монда үтәлеш 67% дип бәяләнә. Узган ярты айда Лаеш районында 2 объект төзелеп беткән. Башка алты медицина объектын төзү эшләре 51%ка башкарылган.

Яшьләр сәясәте буенча 11 объект төзелә. Өч яшьләр үзәге буенча төзелеш-монтаж эшләре 47%ка башкарылган. Республика программасы буенча алып барыла торган 8 балаларны савыктыру лагере төзелешендә гомуми эш күләменең 35%ы үтәлгән.

Спорт министрлыгы линиясе буенча программага керә торган объектлар исемлегенә 23 корылма керә. Хисап атнасында Казанда, Зеленодольск, Лаеш, Питрәч һәм Түбән Кама районнарында берьюлы сигез объектны тапшыру белән универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча программа чаралары тәмамланган.

9 муниципаль район һәм республика башкаласы халкы һәм кунаклары өчен хәзер 18 яңа спорт мәйданчыгы ачык. Футболны үстерү үзәге спорт тармагының иң эре объекты булып тора. Аның әзерлеге 41% тәшкил итә. Дүрт футбол манежы төзелешендә подрядчылар тарафыннан төзелеш-монтаж эшләренең 54%ы башкарылган. "Мәдәният" тармагының дүрт объектын төзү "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасында каралган.

Ике күп функцияле үзәк төзелеше һәм район мәдәният йортын реконструкцияләү дәвам итә. Алар буенча гомуми үтәлеш 39%ка җиткән. «Гаилә» илкүләм проекты буенча республиканың Зеленодольск районында Кайгырту йорты төзелә. Аның әзерлеге 69% дәрәҗәсендә теркәлә. «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча Казанда ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Күчеш объектының әзерлеге - 91%. 16 башкарма комитет төзелешендә 62% эш башкарылган.

Бу атнада Питрәч районында бер объект файдалануга тапшырылган. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 7 пунктын төзү эшләре 77%ка үтзлгән. Зеленодольск районында бер объект төзелеше тәмамланган. Актаныш һәм Биектау районнарында ике янгын депосы төзелеше дәвам итә. Алар буенча үтәлеш 33% тәшкил итә. Быел федераль һәм республика программалары кысаларында 61 җәмәгать киңлеге төзекләндерелергә тиеш. 47 объект подрядчыларда. Бүгенге көнгә эшләрнең гомуми үтәлеше 33% тәшкил итә. Соңгы ике атнада Лениногорск районында бер объект төзелеп беткән.

Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча контрактлар июль уртасында төзелеп бетәчәк. Калган өч объектка подрядчылар белән контрактлар төзергә кирәк. Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасының соңгы ике объектына контрактлар төзү эшләрен төгәлләү срогы - июль ахыры.

Газ бүлү һәм газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү программасының 19 объектыннан бары тик берсенә генә контракт төзелмәгән. Моны 30 июньгә кадәр эшләү планлаштырыла. Шулай ук коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасының бердәнбер объектына контракт төзергә кирәк. Билгеләнгән вакыт - июль ахыры. Программага барлыгы 100 объект кертелгән.

Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча планлаштырылган күләмнең 64%ы үтәлгән. Хәзер подрядчылар 39 объектта эшли. Барлыгы 35 объект тәмамланган, шул исәптән 7се подрядчылар тарафыннан соңгы ике атнада тапшырылган. Торглар уздырылган 11 объект буенча подрядчылар июль башында эшкә керешергә тиеш.

Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча гомуми үтәлеш 12% тәшкил итә. Программаның 32 объектында блок-модульле котельныйлар һәм бюджет учреждениеләрендә тыштан урнаштырыла торган казаннар урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Гомуми эш күләменең 20%ы башкарылган. Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу программасының 53 объектында эшләр башланган - гомуми күләмнең 7%ы үтәлгән.

Газ бүлү һәм газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү программасының 18 объектында - 6%. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларның 128 объектында эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә алар буенча үтәлеш 33% дип бәяләнә.

Торглар уздырылган тагын 5 объект буенча эшләр 7 июльгә кадәр башланырга тиеш. Узган ике атнада Апас районында һәм Чаллы шәһәрендә 2 объектта эшләр төгәлләнгән. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының 4 объекты буенча планлаштырылган күләмнең 40%ы үтәлгән.

Хокук бозуларга юл куймау һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан да, үзеннән-үзе җайга салынучы оешмалар тарафыннан да даими режимда тикшерүләр үткәрелә. Тармак берләшмәләре гыйнвардан бирле 1299 тикшерү үткәргән, алар барышында хокук бозучыларга карата дисциплинар йогынты чаралары 486 тапкыр кулланылган.

Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре шул ук чорда мәйданчыкларга 799 тапкыр чыккан. Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ җаваплылык турында 236 карар чыгарылган.

Дәүләт һәм республика программалары кысаларында төзелә торган объектлардагы вәзгыятьне Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тикшереп тора. Ел башыннан аның вәкилләре тарафыннан 1197 контроль-күзәтчелек чарасы уздырылган. Хезмәтне саклау законнарын үтәмәүнең 2626 очрагы теркәлгән, шуларның 2225е бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International