ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ Мәгариф министрлыгы белән туган тел сәгатьләрен кыскартуга бәйле мәсьәләне карый. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Брифинг 2025 елда Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясе темасына багышланган иде.
"Шушы көннәрдә 18 июльдә имзаланган тагын бер боерык алдык. Ул РФ Юстиция министрлыгында 17 июльдә теркәлгән һәм инде гамәлдә. Анда «туган тел» һәм «туган әдәбият" төшенчәләре сакланып калган. Шуңа күрә туган тел булмаячак дип борчылырга кирәкми. Туган тел дәресләрен кыскартуга килгәндә, без хәзер бу мәсьәлә буенча эш алып барабыз. Нәтиҗәләр булыр дип уйлыйм.
Безнең максат - туган телне һәм әдәбиятны атнага ике, өч сәгать күләмендә саклап калу", - диде Илсур Һадиуллин. Ул укыту планының биш варианты барлыгын аңлатты. "Беренче һәм икенче вариантларның туган тел дәресе юк. Әмма республикада алар кулланылмый. Безнең уку планының өченче, дүртенче һәм бишенче вариантлары бар», – дип ачыклык кертте министр.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, элек мәктәпләрдә туган телне һәм әдәбиятны өйрәнү планының өченче һәм дүртенче вариантларында атнага ике сәгать, бишенчесендә – өч сәгать иде. Уку планының бишенче варианты милли мәктәпләр өчен каралган, анда ике сәгать туган телгә һәм бер сәгать туган әдәбиятка бирелә.
"Мәсәлән, максималь йөкләнеш – уку планының беренче һәм икенче вариантлары өчен 21 сәгать, ә өченче, дүртенче һәм бишенче вариантлар өчен – 20 сәгать. Ягъни бер сәгатькә азрак – элек 21 сәгать иде. Без бу турыда сөйләшәбез. Ләкин мин әлегә бернинди куркыныч күрмим", - дип ассызыклады ул.
Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, ФДМС кысаларында туган телне өйрәнү планнары өчен «рус теле» предметы буенча федераль эш программалары өстәлгән. «Әзер планнар укытучыларның хезмәтен җиңеләйтәчәк", - диде ул.
Моннан тыш, «рус теле», «рус әдәбияты», «әдәби уку», «хезмәт», «тарих» предметлары өчен федераль эш программаларына сыйныфларга карап дәресләр буенча планлаштыру өстәлгән. "Бу да безнең укытучыларга ярдәм", – дип белдерде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Моннан тыш, хәзер практик, лаборатор, интерактив һәм башка эшләр контроль формасы булып тормый. Алар бер дәрес дәвамында - 45 минуттан да артык булмаска тиеш, дип билгеләп үтте ул.
"1 сентябрьдән «туган як тарихы» предметы бер сәгать күләмендә кертелә. Аның өчен яңа дәреслек бастырганнар. Тарих дәреслекләре дә сатып алдык", - дип йомгаклады Илсур Һадиуллин.