Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин "Абилимпикс"-2025 МХОдә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионатны ачуда катнашты

2025 елның 25 июле, җомга

Бүген Казанда тантаналы рәвештә «Абилимпикс»-2025 махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионат ачылды.

Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды.

Чемпионатны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Чемпионат Россия Президенты Владимир Путин кушуы нигезендә уздырыла. Оештыручылар - «Ватанны саклаучылар» МХОдә катнашучыларга ярдәм дәүләт фонды ярдәмендә Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте.

РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов чемпионатта катнашучылар адресына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү сүзләрен укыды.

"Кадерле дуслар! Сезне «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты кысаларында уза торган махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионатта сәламлим. Шунысы мөһим: сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм ветераннарга сәламәтлек буенча чикләүләр белән ярдәм итү системасы үсә, эчтәлекле, кирәкле планнар һәм инициативалар белән тулылана, конкрет тормыш хәлләрен исәпкә ала. Һәм бу юнәлештә геройларыбызга үз сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашырырга, һөнәри үсешкә ярдәм итәргә, яңа белемнәр һәм компетенцияләр алырга ярдәм итә торган шундый колачлы, перспективалы проект лаеклы урын алып тора. Ярышлар һәм эшлекле программалар барышында конкурсантлар үзләрен реаль эшләрдә һәм башлангычларда күрсәтерләр, уңышлары һәм казанышлары белән фронттагы иптәшләрен рухландырырлар дип ышанам. Һәм әлбәттә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында старт ала торган чемпионат киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылыр, традициягә әйләнер дип өметләнәм. Кадерле дуслар! Без сезнең батырлыгыгыз, чыдамлыгыгыз, рухыгыз белән горурланабыз. Сезгә җиңүчән кәеф һәм иң яхшы теләкләр телисем килә", - диелә сәламләү текстында.

Кереш сүзендә Алексей Песошин чарада катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

«Сезне кунакчыл Казанда – Татарстан Республикасы башкаласында сәламләвемә шатмын, - диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы. - Безнең республиканың һөнәри осталык буенча чемпионатны үткәрүдә билгеле бер күнекмәләре бар. Һәм мин оештыручыларга Казанның беренче чемпионатны уздыру урыны итеп сайлануы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барлык катнашучыларга да яхшы кәеф, иң мөһиме - иминлек һәм сәламәтлек, һәм, әлбәттә, яңа җиңүләр телим".

Ярышлар барышында катнашучылар 15 компетенциядә көч сынашачак: «Веб-разработка (программалаштыру)», «БПЛА операторы», «Фотограф», «Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү», «Агачка уеп ясау», «Башкару осталыгы (вокал)», «Массажист», «Ашчы эше», «Сәнәгатть робототехникасы», «Электрон җайланмаларны җыю, сүтү», «Эретеп ябыштыру технологияләре», «Слесарь эше», «Балта остасы эше», «Электромонтаж», «ЧПУ белән станокларда токарь эшләре».

«Абилимпикс» МХОдә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионат 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Катнашучыларны 75 эксперт бәяләячәк. Ярышлар нәтиҗәләре буенча финалистлар сайлап алыначак, алар 2025 елның октябрендә «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты финалында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International