Казанда «РОСТКИ» III Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы белән Кытай Халык Республикасыннан 200дән артык компания кызыксыну белдерде

2025 елның 12 августы, сишәмбе

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы Казанда 18-19 август көннәрендә узачак. Бу РФ төбәкләре һәм КХР провинцияләре арасында эшлекле һәм мәдәни алмашу мәйданчыгы.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта форумның эшлекле программасы һәм мәдәни-спорт өлеше турында сөйләделәр. 

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы ике дөнья державасының төбәкара хезмәттәшлегенең мөһим платформасына әверелде, дип сөйләде Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо. Бизнес-вакыйга Казанда өченче тапкыр узачак.

Бу форумга аның дөнья лидерлары Владимир Путин һәм Си Цзиньпинның май аенда Мәскәүдә узган очрашуыннан соң һәм Россия Президентының сентябрьдә Кытайга сәфәре алдыннан узачагы аеруча мөһим.

КХРның Казандагы Генераль консулы фикеренчә, өченче елда «РОСТКИ» форумы гамәли характерда булачак һәм реаль нәтиҗәләр китерәчәк. Форумны оештыручылар Казанга якынча 10 мең катнашучы килер дип көтә – 2024 ел дәрәҗәсендә.Россиянең 59 төбәгеннән делегатлар теркәлү узган инде. Чуашия, Ульяновск һәм Оренбург өлкәләре губернаторлар дәрәҗәсендә тәкъдим ителәчәк.

Форумның мәртәбәле кунаклары арасында – Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Президентның транспорт өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Игорь Левитин, РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков, Федерация Советының Икътисадый сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Ворона. 

"РОСТКИ"га беренче тапкыр КХРның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй киләчәк. Сүз уңаеннан, ул инде Казанда булган - 2024 елның октябрендә БРИКС саммитын уздыру көннәрендә.

Россия-Кытай форумында КХРның җиде провинциясеннән (Хубэй, Шаньдун, Цзилинь, Хунань, Сычуань, Синьцзян-Уйгур автономияле районы, Чунцин муниципалитеты) 11 рәсми делегация катнашуы расланды.

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина аңлатканча, кайбер провинцияләр губернаторлар һәм мэрлар дәрәҗәсендә тәкъдим ителәчәк. Вакыйгага 200дән артык Кытай компаниясе кызыксыну белдергән, шул исәптән логистика, машина төзелеше, төзелеш һәм нефть-газ тармагы өлкәсендәге эре корпорацияләр.

"Бу форум нәрсәсе белән яхшы? Үзенең төрлелеге белән: кеше һәр өлкәдә диярлек үзенә партнер таба алачак. Бу бизнес-форум, чөнки илләребез лидерлары ирешкән килешүләрне үтәү өчен Россия төбәкләре һәм Кытай провинцияләре өчен мәйданчык кирәк", - диде Талия Миңнуллина.

Форумда ике дистә килешү имзалануын көтәләр. Аларның барысы да Татарстан катнашында гына түгел - кайбер документларны Россиянең башка төбәкләре имзалый.

Эшлекле программа 70 эшлекле сессиядән тора, әмма төп вакыйга – 19 августка билгеләнгән пленар утырыш. Аның темасы «Вакыт белән сыналган партнерлык: киләчәккә курс» кебек яңгырый.

Дүшәмбе, 18 августка, «Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге» түгәрәк өстәле планлаштырылган.

Анда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм берничә министрның катнашуы көтелә: Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы башлыгы – Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы башлыгы - Фәрит Хәнифов.

Казанда Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәген ачу Россия һәм Кытай бизнес-бергәлекләре өчен мөһим вакыйга булачак. Үзәк шулай ук Россиядә Кытай эшкуарлары берлегенең Мәскәүдә эшләүче филиалы булачак. ИҮА башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә өстәгәнчә, Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәге консалтинг хезмәтләрен күрсәтәчәк.

«РОСТКИ» форумының формаль булмаган программасы ял көннәрендә үк старт ала. Ул спорт һәм мәдәни вакыйгалардан торачак.

Якшәмбе, 17 августта, 10:00 сәгатьтә Түбән Кабан күлендә аждаһа башы һәм койрыгы белән бизәлгән махсус көймәләрдә ярышлар узачак.

Камал театрының яңа бинасы каршында Казанда укучы Кытай студентлары катнашында концерт оештырыла.

Мастер-класслар зонасында шәһәрлеләр һәм туристлар иероглифлар язарга һәм милли өстәл уенын уйнарга өйрәнә алачак.

Кытайда өстәл теннисын яраталар. Шуңа күрә Кытайдан килгән кунакларны сөендерү өчен форумның спорт программасына әлеге спорт төре буенча турнирны керткәннәр.

Ул 17 августта Бокс һәм өстәл теннисы үзәге базасында узачак, дип сөйләде ТР спорт министры Владимир Леонов. Спорт программасына шулай ук Россия һәм Кытайның тугандаш шәһәрләре һәм партнер шәһәрләре командалары арасында иптәшләрчә шахмат турниры да кертелгән, ул 18 августта узачак.

Кытайда го уены популярлык казанган, шуңа күрә форумда 18 һәм 19 августта го (вейцы) буенча иптәшләрчә турнир узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International