Татарстанда 2015 елдан алып 2025 елга кадәр 450гә якын төзекләндерелгән җәмәгать киңлеге булдырылган

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Татарстанда 2015 елдан 2025 елга кадәр 450гә якын төзекләндерелгән җәмәгать киңлеге булдырылган. Аларны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 28,1 млрд сум акча юнәлдерелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләде.

Брифинг республика районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Спикерлар хәбәр иткәнчә, 2020 елдан республикада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасы эшли. Бу вакыт эчендә 5,8 мең ишегалды территориясе төзекләндерелгән, финанслауның гомуми күләме 54 млрд сум тәшкил итә. Якындагы елларда торак кварталларда тагын 812 проектны гамәлгә ашырырга кирәк булачак.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында республикада яшәүчеләрнең күпчелеге уңайлы ишегалды территорияләренә, заманча яктырту, балалар мәйданчыкларына һәм сыйфатлы асфальтка ия булды. 2018 елдан республика ел саен Уңайлы шәһәр мохитенең иң яхшы проектлары бөтенроссия конкурсында актив катнаша. Конкурста - кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр, ә быелдан башлап терәк торак пунктлар да катнаша.

Искәртәбез, Татарстаннан 49 гариза (23 торак пунктта) җиңү яулады һәм аларны гамәлгә ашыру өчен федераль финанслау алды. Шуларның 40ы тәмамланган инде, 2се - быел һәм 7се киләсе елда тәмамлана.

«Иң яхшы тәҗрибәләр һәм төзекләндерү проектларының федераль реестрына республикабызда гамәлгә ашырылган проектлар да керә", - диде Дамир Шәйдуллин.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, Татарстан Уңайлы шәһәр мохите проектларының бөтенроссия конкурсына 16 гариза биргән.

2025 елда конкурс шартлары киңәйтелгән: хәзер кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр генә түгел, авыллар, шәһәр тибындагы бистәләр һәм 300 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләр дә катнаша ала. «Әлбәттә, барлык 16 проектның да җиңеп чыга алмаячагына ышанам, әмма шуңа да карамастан, конкурс булгач, катнашу мөмкинлеге булгач, без бу эштә катнашабыз», – диде Наилә Зиннәтуллина.

100 меңнән 300 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләр категориясендә Татарстан ике гариза биргән: Түбән Камадагы «Гаилә» паркы – шәһәрнең төп җәмәгать киңлеге – һәм Әлмәттәге үзәк хастаханә шәһәрчеге территориясен үзгәртеп кору.

Наилә Зиннәтуллина сүзләренә караганда, үзәк район хастаханәсен яңарту проектында пациентларның иминлегенә һәм уңайлылыгына аерым игътибар бирелгән. Инициативалар арасында - Алабугадагы мәдәният йорты һәм Лениногорсктагы «Космос» үзәгенә якын территорияләрне төзекләндерү. «Минем өчен иң дулкынландыргыч гаризалар - 5 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләр һәм авыллар - Теләче һәм Яңа Чишмә. Биредә без үзәк урамнар һәм төп җәмәгать киңлекләре белән эшлибез, алар көн саен халыкка хезмәт күрсәтә һәм транзит тәэмин итә», – дип ассызыклады Наилә Зиннәтуллина.

2018 елда конкурс башланганнан бирле Татарстан 3,46 млрд сум федераль грантлар җәлеп иткән, шулар ярдәмендә 23 торак пунктта 49 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән.

2025 елда республика беренче тапкыр 12 территория өчен комплекслы проектлар тәкъдим итәчәк, парклар, урамнар һәм яр буйларын үстерүне дә кертеп, ә узган елгы конкурста җиңмәгән кайбер проектлар кабат тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International