ТР Мәгариф министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин: Татарстанда 1 сентябрьдән мәктәп чатларын Max илкүләм мессенджерына күчерү башлана

2025 елның 22 августы, җомга

Татарстан Республикасында 1 сентябрьдән Мәктәп чатларын Max илкүләм мессенджерына күчерү башлана. Бу хакта бүген август педагогик киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Киңәшмә Иннополиста уза. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып бара.

Төп тема - «Хәзерге заман мәгарифенең кыйммәтләр ориентирлары". ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми бергәлегендә пленар утырышны онлайн трансляцияләү оештырылган.

Төп нотык белән чыгыш ясаганда, Илсур Һадиуллин Татарстанның мәктәп чатларын Max илкүләм мессенджерына күчерү буенча алты сынау төбәге арасына керүе турында сөйләде. "Күчеш 1 сентябрьдән башлана. Моңа кадәр безгә аңа мәгарифкә идарә итү органнарын һәм мәгариф оешмалары коллективларын кушарга кирәк. Муниципалитетлардан бу эшне контрольгә алуларын сорыйм", - диде ул. Татарстан 13 сентябрьгә кадәр «Сферум»дан Max ка күчәргә тиешле беренче чираттагы төбәкләр арасына керде (икенче чираттагы төбәкләр – 2025 елның 15 октябренә кадәр). Беренче чираттагы төбәкләр исәбенә Татарстан белән бергә Владимир өлкәсе, Алтай Республикасы, Марий Эл Республикасы, Тверь өлкәсе һәм ХМАО кергән.

Август киңәшмәсендә ТР Мәгариф министрлыгы башлыгы шәхси белем бирү учреждениеләренең эшенә игътибар итте. Татарстанда андыйлар 60. Шуларның 45е узган ел Татарстан бюджетыннан субсидияләр алган. Әмма кайбер шәхси мәктәпләр субсидияләр өчен укучылар санын арттырганнар. "Субсидияләрне арттыру өчен укучылар санын ясалма рәвештә арттырган намуссыз оешмалар булды. Мондый очракларны ачыкларга Прокуратура һәм Рәиснең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең җайга салынган эше мөмкинлек бирде. Безнең министрлык бюджетка акчаларны кире кайтару турында судка дәгъвалар җибәрде. Хәзерге вакытта без бу өлкәдә контрольнең камилләштерелгән механизмнарын кертәбез», - дип хәбәр итте Илсур Һадиуллин.

Аннары министр республикада БДИның уртача баллы турында сөйләде. Барлык фәннәр буенча да республиканың уртача баллы гомумроссия күрсәткечләреннән югарырак. Химия һәм әдәбият кебек фәннәр аеруча уңай динамикага ия, диде Илсур Һадиуллин. «Республикада быелгы 272 чыгарылыш сыйныф укучысы бер фәннән 100 баллга БДИ тапшырды, ә 13 чыгарылыш сыйныф укучысы ике фәннән иң югары балл алды", - диде ул.

Шул ук вакытта медальгә дәгъва итүче 19 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны югары баллга тапшыра алмады. "Медаль алу өчен БДИны кимендә 60 баллга тапшырырга кирәк. Шул ук вакытта медальгә 19 дәгъвачы тапшырылучы предметларның берсе буенча да мондый баллар җыя алмады», - дип сөйләде ул.

Соңгы ике елда медальгә хокукны расламаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны ике тапкырга диярлек кимегән. "Аерым очракларда югары балларга БДИ тапшыручы һәм иң яхшы билгеләре булган аттестатка дәгъва итә алырлык чыгарылыш укучылары йомгаклау ведомостында түбән бәягә ия булган вәзгыятьне күзәтергә мөмкин. Әйтик, Казан мәктәпләренең берсендә өч чыгарылыш укучысы юнәлешле фәннәр буенча объектив бәяләнмәгән. Бу аларга медальләр алырга мөмкинлек бирмәде, гәрчә алар БДИда белемнәренең югары дәрәҗәдә булуларын күрсәтсәләр дә", - диде министр.

Ул мәгарифкә идарә итүнең муниципаль органнарына медальгә дәгъва кылучы чыгарылыш сыйныф укучыларының 10 нчы сыйныфтан башлап нәтиҗәләренә системалы мониторинг оештырырга тәкъдим итте.

Илсур Һадиуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, 2027 елга кадәр Татарстанның 879 мәктәбендә яңа хезмәт кабинетлары һәм Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре кабинетлары урнаштырылачак. Әлеге максатларга республиканың берләштерелгән бюджетыннан 285 млн сум акча юнәлдереләчәк.

Искәртәбез, 2024 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә «Хезмәт» һәм «ОБЗР» фәннәре мәҗбүри була, бу хакта шулай ук Татарстан педагогларына видео сәламләү сүзендә Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов та хәбәр итте.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, «Казаноргсинтез», «СИБУР-ТР» АҖ генераль директоры Айрат Сафин, Алабуга муниципаль районының 10 нчы күп юнәлешле лицееның математика укытучысы, «Физика-математик алгарыш» проектында катнашучы Ксения Семенова, субъектларның дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген контрольдә тоту һәм мәгариф сыйфатын бәяләү идарәсе башлыгыРоссия Федерациясенең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте башлыгы Евгения Елисеева нотыклары яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International