Татарстан Республикасы Көнендә, 30 августта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән берьюлы берничә масштаблы программага нәтиҗә ясалачак: «Курше фест» фестивале, «Татарстанда җәй» проекты һәм «Безнең ишегалды» республика программасы. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән «Күршефест», «Татарстанда җәй» проектлары гамәлгә ашырылды. Йорт ишегалларында төрле чаралар үткәрелде. Ләйлә Фазлыева республика халкының төрле чараларда катнашуын 2025 елның төп үзенчәлеге дип атады. «Бу чаралар олыларны, балаларны берләштерү идеясен күздә тота. Мәдәни вакыйгалар халыкны берләштерү максатын куя», – диде ул.
«Без беренче тапкыр барлык чараларны бер көн кадагына берләштердек. Республика көнендә без традицион кыйммәтләр турында сөйли алабыз. Безнең бурыч – балаларга шушы традицион кыйммәтләрне тапшыру», – диде вице-премьер.
Республика көнендә бу проектларга үзенә күрә йомгак ясалса да, алар әле дәвам итәчәк. Әйтик, «Күршефест» сентябрьдә генә төгәлләнә.
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, барлык проектлар республика инфраструктурасын яңарту, камилләштерүгә китерде. «Безнең ишегалды» программасы буенча бик күп ишегаллары үзгәртеп корылды. «Болар безнең халык өчен эшләнә», – дип ассызыклады ул.
Республика көне уңаеннан оештырыла торган чаралар арасында Татарстан үсешенә өлеш керткән шәхесләргә мемориаль такталар, бюст ачу тантаналары бар. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
«Шәхесләрне мәңгеләштерү белән бәйле вакыйгалар хәтер, истәлек чаралары булып тора. Казанда биш шундый чара оештырыла. Яр Чаллыда хастаханә территориясендә күренекле хирург Ренат Акчуринга бюст ачылачак», – диде вице-премьер.
Казанда Толстой урамы, 16а адресы буенча драматург, публицист Туфан Миңнуллинга истәлек тактасы ачыла.
1930-1937 елларда ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе Кыяметдин Абрамовка Карл Маркс урамы, 54 адресы буенча мемориаль такта куела.
Армия генералы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәевкә бюст 188 нче күп профильле лицейда куела. Ләйлә Фазлыева һәйкәлнең Ватанны Саклаучы елында ачылуын да искәртте.
КМПОның элеккеге генераль директоры Александр Павловка барельеф, завод тарихына багышланган истәлек стеласы ачу ниятләнә. «КМПО коллективы җитәкченең хәтерен мәңгеләштерү башлангычы белән чыкты», – диде Ләйлә Фазлыева.
Ул Татарстан шәхесләре, вакыйгалары турында хәтерне мәңгеләштерү сораулары белән шөгыльләнүче комиссиянең бу эшләргә игътибарлы, җаваплы каравын билгеләп узды. «Бу эшләр республика халкы күренекле шәхесләрен танысын, истә тотсын өчен башкарыла», – диде.