«Татэнерго» АҖ Директорлар советы компаниянең 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясады

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырыш Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

Директорлар советы әгъзалары агымдагы елның беренче яртыеллыгында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча җылылык энергиясен җибәрү узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15% ка кимегән һәм 5,8 млн.Гкал тәшкил иткән.

2025 елның беренче яртыеллыгында компаниянең кереме 35,5 млрд.сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15% ка югарырак.

Беренче яртыеллыкта электр энергиясен сату күләме 8,6 млрд кВт*сәг тәшкил итте, куәте - 4,2 ГВт, гомуми суммасы 29 млрд сум, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 24% ка күбрәк. Килешүләр буенча 6 ай эчендә исәпләүләр дәрәҗәсе күпләп сату базарында 103,5% тәшкил иткән.

2025 елның 1 июленә күпләп сату базарында вакыты чыккан дебиторлык бурычы 530 млн сум тәшкил иткән, шуларның 426,3 млн сумы, ягъни 80,5%ы түләттерү мөмкинлеге реаль булмаганга туры килә. 

Беренче яртыеллыкка җылылык энергиясен файдалы җибәрү 5 760,5 мең Гкал тәшкил итте, бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12,9% ка кимрәк. Кимүнең төп сәбәпләренең берсе - җылы кыш. Җылылыкны файдалы җибәрүнең кимүе барлык кулланучылар төркемнәре буенча да күзәтелә.

2025 елның 1 июленә җибәрелгән җылылык энергиясе өчен гомуми дебиторлык бурычы 550,1 млн сум тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры бурычыннан 27% ка кимрәк. Вакыты чыккан дебиторлык бурычы 202,5 млн сум тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда кимү 44% тәшкил иткән.

"Халык" категориясе буенча срогы чыккан бурыч 14 процентка арткан һәм 179,6 млн сум тәшкил иткән.

Директорлар советы әгъзалары 2025-2026 елларның көз-кыш чорына әзерлек барышы белән таныштылар. Барлыгы планда 287 төп чара. Алар барысы да график буенча алып барыла, бүгенгә 181 чара үтәлгән, бу компания буенча гомуми планның 63% тәшкил итә. 

Җылыту сезонына әзерлек кысаларында 14 берәмлек җиһаз капиталь ремонтланган, план күләменең 90% ы башкарылган. Җылылык челтәрләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү кысаларында 79 км җылылык челтәрен алыштыру планлаштырылган, агымдагы көнгә 76 км, ягъни 97% алмаштырылган.

Генераль директор урынбасары - техник директор Радик Галиуллин җылылык челтәрләренең эре объектларында эшләрнең ничек баруы турында сөйләде, Түбән Кама белән бәйле проблемаларга аеруча игътибарны юнәлтте.

«Татэнерго» АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев Түбән Каманың квартал эчендәге челтәрләрен ремонтлауның быел аерым контрольдә булуын, киләсе елга магистраль җылылык челтәрләрензур күләмдә реконструкцияләү көтелүен өстәде.

Гомумән алганда, «Татэнерго» АҖ предприятиеләренең кышка әзерлеге штат режимында бара, компания станцияләренең оператив персоналы күнегүләр үткәрә, төп җиһазларның резерв ягулыкка күчүгә әзерлеге тикшерелә, төп җиһазларны ремонтлау буенча барлык чаралар график нигезендә алып барыла, ягулык запаслары расланган норматив күрсәткечләргә туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International