Татарстанда кышка әзерлек тулы куәтендә бара: йортларда капиталь ремонт эшләрен төгәллиләр, искергән челтәрләрне яңарталар, иске торак фондында газ колонкалары мәсьәләсен хәл итәләр. Эшләрнең барышы һәм җылыту чорына әзерлек турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.
Республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, җылыту сезонына әзерлек паспортларын 14 меңнән артык күпфатирлы йорт алган – бу гомуми санның 77%ына якын. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм социаль яклау объектлары тулысынча диярлек әзер – уртача 98%.
Быел Татарстанда шактый тузган коммуналь инфраструктураны яңарту эшенә керештеләр. Федераль программа буенча бу максатларга 3,1 млрд сум бүлеп бирелгән, республика программасы буенча – 8,5 млрд сум, барлыгы – 11,7 млрд сум. Республикада 136 объектны яңарту, 368 км челтәр, 25 су башнясын, 15 канализация насос станциясен, ике чистарту корылмасын һәм җиде котельняны алыштыру планлаштырыла. «Без 2030 елга кадәр ирешергә тиешле максатчан күрсәткеч - елына челтәрләрнең гомуми озынлыгының 2,5% алыштыру», – дип билгеләп үтте Д.Шәйдуллин.
Түбән Камада җылылык челтәрләрен алыштыруга ихтыяҗ аеруча кискен. Искергән челтәрләр аркасында узган кыш 300 йорт кайнар сусыз калды. Җәй көне Рөстәм Миңнехановта узган киңәшмәдә авыр хәл турында хәбәр иттеләр - шәһәрдә җылылык челтәрләренең тузуы 71% ка җиткән. Татарстан Рәисе проблеманы радикаль хәл итәргә тәкъдим итте. Беренчедән, барлык челтәрләрне шәхси куллардан «Татэнерго»га тапшырдылар. Икенчедән, челтәрләрне алыштыру һәм шәһәрне кышка ашыгыч әзерләү өчен 1 млрд сумга якын акча таптылар.
«Татэнерго» генераль директоры Раузил Хаҗиев ассызыклаганча, Түбән Камада җылылык челтәрләре белән бәйле вәзгыять Татарстан һәм Россиянең гомуми проблемасын чагылдыра: күп кенә шәһәр системалары иске һәм тузган, бу аварияләр һәм кайнар су, җылылык белән тәэмин итүне өзү куркынычы тудыра. Гомумән алганда, республикада «Татэнерго» җылылык челтәрләренең озынлыгы 2,7 мең км тәшкил итә. Быел 96 км торба алыштырылачак яки ремонтланачак. Түбән Камада – 47,4 км торба яңартылачак (эшләрнең 85% ы инде башкарылган), Казанда – 26,1 км (эшләр тулысынча тәмамланган), Яр Чаллыда-19,6 км (эшләрнең 77% башкарылган).
2025 елда Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын финанслау узган ел белән чагыштырганда 1,5 мәртәбә артты – 11,2 млрд сумга кадәр. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча республика бюджетыннан башта планлаштырылган акчага тагын 3,5 млрд сум өстәделәр.
Дамир Шәйдуллин ачыклык керткәнчә, 5,8 млрд сум торак милекчеләре кертемнәре тәшкил итә, 4,4 млрд сум республика бюджетыннан кергән һәм 1,1 млрд сумга якын җирле бюджетлардан бүлеп бирелгән.
Гомуми суммадан 2,5 млрд сум 711 лифтны алмаштыруга Казанда, Чаллыда һәм республиканың биш районында: Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында юнәлдерелгән.
Хәзерге вакытта гомуми мәйданы 5,9 млн кв.метр булган 911 йортта капиталь ремонт бара, анда 209 меңнән артык кеше яши.
«Йортта яшәүчеләрнең үзләренә үтенечем бар – сездә ремонт ничек тәмамлануын, аның ничек баруын, түбәләрне, фасадны ремонтлаганда фатирыгызны яисә башка әйберләрегезне су баса торган очраклар юкмы икәнен карагыз», - диде ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин.
Элегрәк иске торак йортларда газ колонкаларын үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итүгә алмаштыру темасы берничә тапкыр күтәрелгән иде. Сәбәбе вентиляция каналларының начар халәтендә. Алар таркала, һава агымын кыенлаштыра, бу исә угар газы белән агулануга китерә: 2024 елда 25 очрак теркәлгән, шуларның берсе үлемгә китергән, ә 2025 елда – алты очрак, агуланган кешеләр исән калган.
Дамир Шәйдуллин сүзләренчә, карарлар әлегә аерым йортлар халәтенә бәйле.
Элегрәк проблеманы хәл итү өчен тәкъдим ителгән вариантларның берсе – индивидуаль җылылык пунктларына күчү. Әмма министр урынбасары сүзләренчә, ул озак вакыт таләп итә. «Индивидуаль җылылык пунктларына күчү өчен, күп факторлар туры килергә тиеш. Бу тиз хәл ителми. Киләсе елның план чорында без мондый ачыкланган проблемаларга җентекләбрәк якын киләчәкбез. Ә бүген без йортларны капиталь ремонтлау кысаларында куллана торган ысуллар аша нормаль тартуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәбез», – дип билгеләде ул.
ДТИ башлыгы Александр Тыгин ассызыклаганча, ахыргы карарны һәрвакытта да гомуми җыелышларда йорт милекчеләре кабул итә. «Казан Башкарма комитеты кабул итәчәк теләсә нинди карар гомуми җыелыш карары белән рәсмиләштерелә. Йорт эчендә кайнар су әзерләүнең нинди системасы булачагын милекчеләр генә хәл итә. Әгәр үзәкләштерелгән система тәэмин итү мөмкинлеге бар икән-үзәкләштерелгәне булачак. Әгәр индивидуаль җылылык пунктларын урнаштыру мөмкинлеге бар икән - ИҖП булачак. Ләкин һәр очракта кайнар су бәясе төрле. Хәзер җылыту сезоны алдыннан гамәлгә ашырыла торган карарлар вакытлы түгел. Бу кулланучылар өчен максималь нәтиҗәле һәм минималь бәя белән озак вакытка нормаль чаралар», – дип нәтиҗә ясады А.Тыгин.
Брифингта татарстанлыларның кышкы җылыту чорына ничек әзерләнүләре турында да сөйләделәр. «Гадәти көнкүреш тәртип әһәмиятле, подъездларда пыялалар һәм ябыла торган ишекләр булу күпчелек проблемаларны хәл итә. Шикаятьләр нәкъ менә шулай булмаган җирләрдән килә», - дип аңлатты Тыгин.
Шулай ук спикер өстәп әйткәнчә, әгәр өйдә проблема килеп чыккан икән, яшәүчеләргә башта үз идарәче компаниясенә яки торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә җавап булмаса – торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә. А.Тыгин сүзләренчә, ведомствоның бурычы – барлык йортларны 15 сентябрьгә әзерләү, кыш башланган вакытка объектларның 100% ы җылыту чорына әзер булсын.