Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендәге республика делегациясе Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрендә булды. Аларны ТР Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин озата йөрде.
Төп игътибар шәһәрне көзге-кышкы чорга әзерләүгә юнәлдерелде. Лисичанскта Татарстаннан өч авария бригадасы эшли, алар, җирле коммуналь хезмәтләр белән берлектә, су белән тәэмин итү челтәрләрендәге зыянны бетерә һәм торак фондын җылылык бирүгә әзерли. Кышкы чорда тотрыклы су белән тәэмин итү һәм җылыту өчен челтәрләргә өзлексез хезмәт күрсәтү зарурлыгы аерым ассызыкланды.
Аннары делегация, шәһәр мэры Эдуард Сахненко белән берлектә, балалар бакчасын карады. Бинага капиталь ремонт тәмамланган, территорияне төзекләндерү һәм яңа асфальт җәю дәвам итә. Элегрәк монда җылыту өчен заманча җайланмалар урнаштырылган иде инде, бу балаларга уңайлы шартларда шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.
"Без эшнең системалы баруын күрәбез: тормыш эшчәнлеген тәэмин итүнең төп мәсьәләләре хәл ителә, шуның белән бергә балалар бакчалары һәм спорт объектлары торгызыла. Бу шәһәрнең нормаль тормышы һәм үсеше өчен нигез тудыра», - диде Алексей Песошин.