Хөрмәтле санитар-эпидемиологик хезмәт хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын ихтирам белән һөнәри бәйрәмегез – Федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасының санитар-эпидемиологик хезмәте йөз елдан артык тарихында катлаулы аякка басу юлын узды һәм хәзерге вакытта халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча бурычларны хәл итүдә югары нәтиҗәлелек күрсәтә. Гражданнарның сәламәтлеген саклау - санитария –эпидемиология хезмәте профессионалларының - табиб-гигиенистларның, эпидемиологларның, лаборатория белгечләренең, химик-аналитикларның һәм санитария фельдшерларының көндәлек тырыш хезмәте ул.
Сезнең эшегез җәмәгать сәламәтлеге системасының мөһим элементы булып тора, йогышлы авыруларны профилактикалауга, әйләнә-тирә мохитнең тискәре факторларының йогынтысын киметүгә һәм республика халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә. Хәзерге шартларда әлеге хезмәт алдында яңа, мөһим бурычлар тора: биологик һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү, йогышлы авыруларның килеп чыгуын һәм таралуын кисәтү, туклану продуктларының, суның һәм кешенең яшәү тирәлегенең сыйфатын күзәтү.
Татарстанның Роспотребнадзор белгечләре тышкы мохит факторларын мониторинглау системасын камилләштерүдә, лаборатор диагностиканың инновацион алымнарын һәм күзәтчелекнең цифрлы технологияләрен кертүдә зур уңышларга ирештеләр.
Республиканың санитар-эпидемиологик иминлегенә ныклы нигез салган һәм белемнәрен яшь буын белгечләренә тапшырган хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең бәяләп бетергесез тәҗрибәгез һәм һөнәргә тугрылыгыгыз барлык хезмәткәрләр өчен дә илһамландыргыч үрнәк булып тора.
Бу бәйрәм көнендә санитария-эпидемиология хезмәтенең барлык хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, һөнәри казанышлар һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим! Сезнең хезмәтегез һәрвакыт лаеклы танылу алсын, ә һәр яңа казаныш сайлаган эшегез өчен канәгатьлек һәм горурлык хисе китерсен! Татарстан Республикасының сәламәтлеге һәм чәчәк атуы хакына игелекле миссиягездә сезгә киләчәктә дә уңышлар телим!
Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары