Татарстан Дәүләт Советының биш комитетының уртак утырышында парламентарийлар бертавыштан Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына Алексей Песошин кандидатурасын хупладылар.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән кандидатураны Бюджет, салымнар һәм финанс, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, Законлылык һәм хокук тәртибе, Социаль сәясәт, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетлары депутатлары хуплады.
"Алексей Валерьевич (Песошин) тәкъдим итүгә мохтаҗ түгел. 2017 елдан республиканың Премьер-министры вазыйфасын башкара, аның эше белән биредә барысы да яхшы таныш. Ул үзен максатчан, энергияле, инициативалы һәм югары профессиональ җитәкче итеп күрсәтте", - диде ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров.
Аннары уртак утырышта депутатлар Васил Шәйхеразыевның - Премьер-министр урынбасары, Шамил Гаффаровның - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, Марат Җәббаровның - Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Равил Әхмәтшинның – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле кандидатураларын килештерделәр.
Искәртәбез, Татарстан Премьер-министрын һәм аның урынбасарларын билгеләү турындагы ахыргы карар бүген VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 12 нче утырышында кабул ителәчәк.