Татарстан Дәүләт Советының 12 нче утырышында депутатлар бертавыштан Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына Алексей Песошин кандидатурасын яклап тавыш бирде

2025 елның 19 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уникенче утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексей Песошин кандидатурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына кертте.

Моңарчы Алексей Песошин кандидатурасы ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, Законлылык һәм хокук тәртибе, Социаль сәясәт, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетларының уртак утырышында хупланган иде.

Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына билгеләп куюны килештерү өчен Песошин Алексей Валерьевич кандидатурасы Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 статьясы нигезендә тәкъдим ителә. Ул искәркәнчә, Алексей Песошин 2014 елдан Премьер-министрның беренче урынбасары вазыйфасын биләгән, ә 2017 елдан республика Хөкүмәтен җитәкли.

"Хөкүмәт эшендә уздырыла торган махсус хәрби операция кысаларындагы бурычлар аеруча зур әһәмияткә ия, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Алексей Валерьевич җитәкчелегендә республикада МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла, җирле үзидарә органнарының, сәнәгать предприятиеләренең, бизнес-бергәлекләрнең һәм волонтерлар хәрәкәтенең нәтиҗәле хезмәттәшлеге җайга салынды. Алексей Валерьевич берничә тапкыр шәхсән үзе махсус хәрби операция уздыру зонасында булды, бу аның дәүләт бурычларын хәл итүгә җаваплы якын килүен раслый».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Алексей Песошинның төбәк Хөкүмәте башында республика ирешкән нәтиҗәләрне саклап калачагына, аларның үсешен һәм тулаем алганда Татарстанның киләчәк үсешен тәэмин итәчәгенә ышануын белдерде.

"Алексей Валерьевичның бай тәҗрибәсе, республика мәнфәгатьләренә тугрылыгы, югары профессиональлеге – уңышлы эшләү өчен ныклы нигез. Тәкъдим ителгән кандидатураны хуплавыгызны һәм Песошин Алексей Валерьевичны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына билгеләп куюны килештерүегезне сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов депутатларга.

Алексей Песошин кандидатурасы өчен парламентарийлар бертавыштан тавыш бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International