Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары кандидатураларын расладылар

2025 елның 19 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 12 нче утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары кандидатуралары өчен тавыш бирделәр.

Кандидатураларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кертте (аны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына билгеләү турындагы Указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган).

Шулай итеп, депутатлар Алексей Песошин тәкъдим иткән кандидатуралар өчен бертавыштан тавыш бирде.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – Нигъмәтуллин Рөстәм Камил улы; Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Шәйхеразыев Васил Габтелгаяз улы;

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Фазлыева Ләйлә Ринат кызы;

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Шәйхетдинов Роман Александрович;

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе - Гаффаров Шамил Хәмит улы;

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры-Коробченко Олег Владимирович;

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры - Җәббаров Марат Азат улы;

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры - Шаһиәхмәтов Мидхәт Рәфкать улы;

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле - Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы;

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Садыйков Ринат Наил улы.

Искәртәбез, элегрәк кандидатуралар Татарстан Дәүләт Советы комитетларының уртак утырышында килештерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International