Татарстанда файдалануга торак тапшыру планы 88%ка үтәлгән, 2 млн 857 мең кв. м файдалануга тапшырылган

2025 елның 20 сентябре, шимбә

Татарстанда 2025 елның 20 сентябренә файдалануга торак тапшыру буенча еллык план 88%ка үтәлгән, бу 2 млн 857 мең кв.м тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык районнарны, видеоконференцэлемтәсе аша тоташтырып, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, башкаруның минималь проценты коммерциячел төзелеш линиясе буенча теркәлә: 37%, ягъни гомуми мәйданы 616 мең кв. метрдан артык булган 76 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека программасы буенча 35 йортның 125 мең кв.м мәйданлы 16сы әзер. еллык планның үтәлеше 77% дип бәяләнә. Иң тиз темплар белән шәхси торак төзелеше бара - мәйданы 2 млн 115 мең кв. метрдан артып киткән 15 670 йорт файдалануга тапшырылган.

Марат Айзатуллин җитештерүдә имгәнүләр турында мәгълүмат китерде. Гадәттән тыш хәлләр санын киметү өчен дәүләт органнары һәм үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан профилактик эш дәвам итә.

Ел башыннан бирле 1 860 тикшерү уздырылган, 830 очракта тәртип бозучыларга карата дисциплинар йогынты чаралары кулланылган. Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе шул ук вакыт эчендә 1 244 тикшерү уздырган. Барлыгы административ җаваплылык турында 383 карар чыгарылган. Иң күп тикшерүләрне республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (БИТИ) үткәргән, ул дәүләт һәм республика программалары объектларына заказ бирүче булып тора.

Тикшерүләрнең һәрберсе берьюлы берничә карар чыгару белән тәмамланган. 2 225 тикшерү барышында хезмәт саклау законнарын бозуның 4 868 очрагы ачыкланган, аларның күпчелеге – 4 691е – хәзерге вакытка бетерелгән.

Министр төзелеш процессында катнашучыларга законнарны тайпылышсыз үтәү кирәклеген искәртеп мөрәҗәгать итте.

Республикада гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Ятим балалар өчен билгеләнгән 450 торак урынга дүрт дәүләт контракты төзелгән. Бишенче дәүләт контракты предметы - 97 торак урын. Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әлеге лотны сатып алу хокукына сәүдә игълан итү алдыннан әзерлек алып бара.

«Яшь гаиләләр» категориясенә быел 69 кеше керә, шуларның 61е субсидия акчаларын кулланган инде. Калган 8 гаилә торак сайлау этабында.

«Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр» категориясендәге 27 вәкилнең гомуми мәйданы 973 кв.м. булган сертификатларны 10сы реализацияләнгән. Башка 17 гаилә өчен Дәүләт торак фонды торак сертификатларын сайлап ала.

Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектлар төзү буенча дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Быел мәгарифтә 13 объект, шул исәптән 8 мәктәп төзелә. Гомуми белем бирү учреждениеләре төзелешендә эшләрнең 82%ы үтәлгән. Биш балалар бакчасы буенча үтәлеш 61% дип бәяләнә.

Сәламәтлек саклау тармагында 53 учреждение төзелә. Аларның бары тик 3 объекты гына төгәлләнмичә калган. Подрядчыларга планлаштырылган эшләрнең 5%тан да кимрәк өлешен башкарасы кала.

Яшьләр сәясәте буенча программаларга 11 объект кертелгән. Алар арасында - үтәлеше 83% булган өч яшьләр үзәге һәм үтәлеше 59% булган 8 балаларны савыктыру лагере бар.

ТР Спорт министрлыгы линиясе буенча 23 объектның берсе – Футболны үстерү үзәге төгәлләнмәгән булып кала, аның әзерлеге бүгенге көнгә 48% дип бәяләнә.

Мәдәният министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы чаралары үз эченә өч күп функцияле үзәк төзүне һәм район мәдәният йортын реконструкцияләүне ала. Биредә эшнең гомуми күләменең нәкъ яртысы башкарылган.

Югары әзерлек дәрәҗәсендә - 94% – соңгы елларның иң эре экологик проекты - Казанда ләм кырларын рекультивацияләү, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына керә. 25 объекттан торган тагын өч республика программасын гамәлгә ашыру төгәлләнгән. 61 җәмәгать киңлеген төзекләндерү республика һәм федераль программаларда каралган. Аларны үтәү - 98%. Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү берничә федераль һәм республика программалары кысаларында алып барыла.

Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы 94%ка үтәлгән. 88 объектның 75е төгәлләнгән, шул исәптән 4 объект, аларда подрядчылар соңгы ике атнада эшләрен тәмамлаган.

Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы 95%ка үтәлгән. Ярты ай эчендә Балтач, Биектау һәм Лениногорск районнарында өч объект файдалануга тапшырылган.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика һәм федераль программалар кысаларында алып барыла: биредә агымдагы датага 94% үтәлешкә ирешелгән. Программаның 136 объектының 100е төгәлләнгән, шул исәптән подрядчылар тарафыннан ике атна эчендә 15 объект тәмамланган. Тагын 36 объект эшләнә әле.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының дүрт объекты буенча үтәлеш 96% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International