Россиядә Өлкәннәр ункөнлеге 1 октябрьдән башлана. Татарстанда озын гомерле өлкәннәр республика Рәисеннән бүләк җыелмалары алачак. Өлкән буын вәкилләре бушлай концертларга, музейларга һәм мунчаларга барачак, алар өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар Өлкәннәр көненә багышланган чаралар, ташламалар һәм пенсияләрне индексацияләү турында сөйләделәр.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, Татарстанда яшәүче һәр дүртенче кеше эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк, ә республикада 100 яшьтән өлкәнрәк 294 кеше яши. "Өлкәннәр өлеше арту тулаем ил буенча да, республикада да демографик вәзгыять белән аңлатыла. Ике ел элек йөзьеллык чиген узган кешеләр саны 211 иде", - дип сөйләде ул.
Татарстанда яшәүче иң өлкән ир-ат Александр Липатовка 105 яшь, ул Питрәчтән. Ә иң өлкән озын гомерле Галина Шәрәфетдиновага 108 яшь, ул Алабугада яши. Республикабыз өлкәннәре төрле социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Ташламалар алучыларның зур когортасы - хезмәт ветераннары.
"Хезмәт ветераны булып ике шартка туры килә торган кеше санала – дәүләт бүләкләре, яисә ведомство мактау билгеләре, шулай ук хезмәт (иминият) стажы булу. Хатын-кызлар өчен – 20 ел, ирләр өчен - 25 ел. Ведомство аерымлык тамгалары, мәсәлән, мәгариф системасы өчен РФ Фән һәм югары белем министрлыгының «Ветеран» күкрәк тамгасы һәм РФ Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» тамгасы, – диде Эльмира Зарипова.
Сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм авыл хуҗалыгы системасындагы ведомство тамгалары - тиешле министрлыкларның Мактау грамоталары, финанс өлкәсе хезмәткәрләре өчен – «Финанс эше отличнигы» күкрәк билгесе, транспорт өлкәсе хезмәткәрләре өчен - «Россиянең Мактаулы транспорт хезмәткәре» күкрәк тамгасы.
"Хезмәт ветераннары, тиешле яшькә җиткәч, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. Шул ук вакытта аз тәэмин ителеш тә шарт булып тора, керемнәр 20 мең сумнан да кимрәк булган очракта», – диде Э. Зарипова.
Хезмәт ветераннары ай саен 630 сум күләмендә акчалата түләү (ЕДВ), торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 50% субсидия, стационар телефон, антенна өчен түләүгә 50% субсидия, су һәм шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү өчен 50% ташлама, социаль юл йөрү билеты ала ала, түләүсез теш протезлары һәм колак протезлары ясату да шуңа керә. Хәзерге вакытта ярдәм чараларыннан 133 мең кеше файдалана.
Министр билгеләп үткәнчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән закон проекты кертелгән, ул узган атнада ТР Дәүләт Советы сессиясендә каралган. "1 гыйнвардан керемнәрнең чик күрсәткече 23 мең сумга кадәр күтәрелә. Димәк, 2026 елдан социаль ярдәм чараларына керемнәре 23 мең сумнан кимрәк булган хезмәт ветераннары хаклы булачак. Бу алучылар санының 50%ка артуына китерәчәк. Без тагын 64 мең кеше ташламаларга хокук алыр дип көтәбез", - дип хәбәр итте спикер.
Быел бу максатларга бюджет чыгымнары 3 млрд сумнан артып китте, ә киләсе елда 5 млрд сумга кадәр артачак. Ташламалар алучыларның чираттагы зур төркеме-федераль һәм төбәк ташламачыларына карамаган пенсионерлар. Әгәр аларның керемнәре 20 мең сумнан ким булса, алар шулай ук 630 сум күләмендә түләү, социаль юл йөрү билеты һәм Татарстан шифаханәләрендә шифаханә-ял йортларында дәвалану хокукына ия (керемгә карап 5-25% түләнә).
"Без узган елдан 25 мең сум күләмендә электрон сертификат бирәбез. Ел саен түбән керемле пенсионерлар арасыннан 3 меңләп өлкән кеше әлеге чарадан файдалана», – дип төгәллек кертте Э. Зарипова.
Моннан тыш, 70 яшьтән өлкәнрәк булган торак милекчеләре капиталь ремонтка кертем түләүгә 50-100% чыгымнарны компенсацияләү хокукына ия. 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр 100% күләмендә компенсация ала. «Өлкәннәр өчен тәрбиягә алучы гаилә» проекты ярдәмендә Татарстаннан 29 ялгыз өлкән кеше тәрбиягә алучы гаиләләрдә яши.
"Туганнары булмаган кешеләрне интернат тибындагы кайгырту йортына билгеләргә мөмкин булыр иде. Шулай да, бигрәк тә авыл җирендә, без өлкән яшьтәге кешеләрне ташламыйбыз. Без яше яки ниндидер авырулары аркасында ялгыз калган күршеләребезне ташламыйбыз. Өлкән яшьтәге кешене үз гаиләсенә ала торган кешеләр бар», – дип сөйләде Татарстан Республикасы хезмәт министры.
Ярдәмчегә айлык түләү күләме зур түгел һәм ул беренче төркем инвалидны карау өчен - 10 мең сум, икенче төркем инвалидны карау өчен - 8 мең сум һәм өченче төркем инвалидны карау өчен 6 мең сум тәшкил итә. Шулай ук республикада өлкән яшьтәге кешеләрне бушлай яңадан укыту һәм эшкә урнаштыру оештырылган. Авыл җирлегеннән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ел саен диспансеризация узу өчен медицина оешмаларына автотранспорт белән китерелә. «Актив озын гомер» программасы буенча өлкән буын вәкилләре өчен актив һәм сәламәт яшәү рәвешен саклап калуга һәм үз-үзләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.
Әйтик, «Алтын еллар» проекты буенча бассейннарга билгеле бер көннәрдә һәм сәгатьләрдә бушлай барырга мөмкин. Ел саен «Өченче яшь» республика пенсионерларспартакиадасы, шахмат һәм шашка буенча турнир үткәрелә. Өлкәннәр ункөнлегендә Татарстанда бик күп чаралар планлаштырылган. Барлык предприятиеләр һәм оешмалар ветераннарына хөрмәт күрсәтеләчәк.
"Татарстан Рәисе исеменнән йөз яшькә җиткән һәр гражданга бүләк комплектлары китереләчәк. Муниципаль районнар башлыкларына үз хезмәтләре белән Татарстанның һәм Россиянең социаль-икътисадый үсешенә өлеш керткән кешеләрне котлау бурычы куелган», – дип хәбәр итте Эльмира Зарипова.
Барлык районнарда да кайнар линия телефоннары эшләячәк, түләүсез юридик һәм хокукый ярдәм оештырылачак, вакансияләр һәм эшкә урнаштыру ярминкәләре узачак, гаилә тормышы юбилярларын котлаулар булачак. Шулай ук мобиль табиблар бригадаларының ерак авылларга медицина тикшерүләре уздыру һәм өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү өчен барулары планлаштырыла.
"1 октябрь - ничә яшьтә булуны искә төшерү түгел, ә туганнарыңа һәм якыннарыңа җылы сүзләр әйтергә, шалтыратырга, килергә һәм ничекн яшәве, нинди проблемалар, нәрсә борчый икәнлеге белән кызыксынырга менә дигән мөмкинлек. Бәлки, табибка язылырга ярдәм итәргә кирәктер. Төп бурыч - игелекле, җылы һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерү. Бу кешеләрнең йөрәкләре яшьлек энергиясен саклап калды, ул бүген якыннарын җылыта һәм аларга ярдәм итә», – диде министр.
Декада көннәрендә театрлар, китапханәләр, туган якны өйрәнү музейлары, музей-тыюлыклар, Татарстан шәһәрләре һәм авыллары тарихы музейлары үз фондларын ачачак һәм өлкән буын кешеләре өчен бушлай чаралар уздырачак. Студотрядлар «Десант добрых дел» акциясен үткәрәчәк һәм ерак районнарда ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтәчәк.
"6 октябрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә тормыш сөючеләр өчен «Душа поет, танцует осень» дигән көзге бал узачак. 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр шәһәрнең муниципаль музейлары пенсионерларга бушлай керү мөмкинлеге бирә. 1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр барлык өлкән яшьтәге кешеләр пенсия таныклыгын күрсәтеп Казан зооботаника бакчасына бушлай керә алачак», – дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова. Барлык өлкәннәр өчен 1 октябрьдә паспорт һәм пенсия таныклыгын күрсәткәндә Казанда биш мунча бушлай эшләячәк. Узган ел мунчаларга бу көнне бушлай 2 меңгә якын кеше килгән.
Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков өлкәннәрнең активлыгы, аларның хәйрия чараларында һәм акцияләрдә катнашуы турында сөйләде.
"Украина Кораллы формированиеләре Курск өлкәсенә бәреп кергәч, өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең тыйнак пенсияләреннән өч атна дәвамында «Ветераннар – фронтка» акциясе кысаларында 4 млн сумнан артык акча җыйганнар. Без бу акчаларга азык-төлек җыелмаларын сатып алдык, өч фурада Курск өлкәсенә мохтаҗларга ярдәмгә җибәрдек», - диде ул. Нурлат һәм Лениногорск интернат-йортларында Курск өлкәсеннән 21 өлкән яшьтәге кеше яши. Аларны бомбалар вакытында җимерелгән интернат-йортлардан күчергәннәр. «Без аларны кышкы курткалар, бүрекләр, киез итекләр, дарулар белән тәэмин иттек», – диде Х.Иштирәков.
2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә иминият пенсияләренең чираттагы 10,95% индексациясе үткәрелде, дип хәбәр итте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ул искәрткәнчә, Татарстанда индексация 1 миллионнан артык иминият пенсиясе алучыга кагылган. Моннан тыш, 1 гыйнвардан эшләүче гражданнар өчен пенсияләрне индексацияләү яңартылды, бу шулай ук эшләүче пенсионерларга арттырылган күләмдә иминият пенсиясе алырга мөмкинлек бирде. Ә 1 апрельдән социаль пенсияләр 14,75%ка индексацияләнгән.
«Барлык үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча Татарстанда картлык буенча иминият пенсияләренең уртача күләме 24 мең 614 сумга җитте», – дип билгеләп үтте Э .Вафин.
Россия Хөкүмәте тарафыннан 2026 елда пенсияләрне индексацияләү расланды. 1 гыйнвардан иминият пенсияләре - 7,6%ка, ә 1 апрельдән 6,8%ка индексацияләнәчәк.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев Татарстанда 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 91%ы кан әйләнеше системасы авырулары, 45% ы терәк-хәрәкәт аппараты авырулары һәм 34%ы нерв системасы авырулары белән авырулары турында сөйләде.
"Республикада гериатрия хезмәте амбулатор челтәр белән киң тәкъдим ителгән, шәһәрләрдә һәм районнарда 74 гериатрия кабинеты эшли. Ел башыннан 17,2 мең консультация күрсәтелгән. Стационар челтәрдә 222 гериатрия ятагы бар, 3 меңнән артык пациентка стационар ярдәм күрсәтелгән", - дип билгеләде ул. Быел 32,6 меңнән артык кеше – 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләре социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре машиналары белән үзәк район хастаханәсенә диспанесеризация узу өчен китерелгән. 60 яшьтән өлкәнрәк 21 меңнән артык кеше консультатив ярдәм алган. Гомумән алганда, профилактик чаралар белән колачланган кешеләр саны быел 11%ка - 47,3 мең кешегә кадәр арткан. Шул ук вакытта һөнәри тикшерүләр үткәрү барышында ачыкланган авырулар саны кими.