Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның эшлекле очрашуы узды

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Мәскәүдә Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның эшлекле очрашуы узды.  Инфраструктура үсеше һәм яңа төбәкләрне торгызу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстанның Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә күрсәткән шефлык ярдәме кысаларындагы эш нәтиҗәләрен карадылар.

Торак фондын һәм социаль инфраструктураны торгызуга аерым игътибар бирелде. Яклар коммуналь хуҗалыкны, торак һәм социаль объектларны көзге-кышкы чорга әзерләү буенча агымдагы эшнең өстенлекле булуын билгеләп үттеләр.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы РФ Президенты кушуы нигезендә яңа төбәкләрне торгызуда һәм аларның тулы интеграциясе өчен шартлар тудыруда катнаша.

Шулай ук Россия Төзелеш министрлыгы линиясе буенча программа һәм проектларны гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләре, шул исәптән «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында һәм Татарстанда 2025-2026 елларга җылы бирү чорына әзерлек турында фикер алыштылар. Республика территориясендә җылы бирү сезоны 1 сентябрьдән башланды һәм штат режимында уза.

Көн тәртибендә шулай ук дәүләт ярдәме механизмнары: инфраструктура бюджет кредитлары һәм махсус казначылык кредитлары акчалары исәбеннән коммуналь һәм транспорт инфраструктурасын үстерү. ИБК ярдәмендә агымдагы елда 4 объект планлаштырылган. Шуларның берсе — «Алексеевское-Әлмәт» эре автомобиль юлы төзелеше, ул республика халкына да, кунакларына да уңайлыклар тудырачак.

Моннан тыш, игътибар үзәгендә - төбәктә торак төзелеше планнары һәм темплары. Росстат мәгълүматларына караганда, агымдагы елның тугыз аенда Татарстанда 2 млн 980,5 мең кв. м торак төзелгән.

2025 елда Казан Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның X бөтенроссия форумын кабул итте, аның кысаларында Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Татарстаннан алты гариза конкурста җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International