Алексей Песошин Казанда Бөтенроссия гимнастика көне фестивален ачуда катнашты

2025 елның 25 октябре, шимбә

Казанда Бөтенроссия гимнастика көне фестивален ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры - идарә рәисе, Россия гимнастика федерациясе президенты Олег Белозеров катнашты.

Казан Гимнастика үзәге фестивальне уздыру мәйданчыгы булды. Иртәдән кунаклар өчен балалар уен локацияләре, тематик фотозоналар, «Гимнастика маркеты» ярминкә-күргәзмәсе, шулай ук скрининг һәм экспресс-диагностика узу мөмкинлеге булган «Гимнастика һәм сәламәтлек» фәнни-популяр зонасы оештырылды. Яшь спортчылар өчен мастер-классларны Россия спорт йолдызлары үткәрде.

Алексей Песошин чарада катнашучыларны һәм кунакларны Бөтенроссия гимнастика көне белән котлады. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы гимнастиканың көч, грация һәм матурлыкны берләштерә торган спорт һәм сәнгатьнең уникаль кушылмасы булуын билгеләп үтте.

"Безнең ил 140 ел дәвамында гимнастикада бай традицияләр формалаштыра, дөньякүләм дәрәҗәдәге чемпионнар тәрбияли, алар белән без барыбыз да горурланабыз. Олег Валентинович Белозеровка Татарстанда һәм Россиядә гимнастика үсешенә зур өлеш керткәне һәм шәхсән катнашканы өчен рәхмәт белдерәм», - диде Алексей Песошин.

Республика Премьер-министры фестиваль күп кенә яшьләргә гимнастика белән шөгыльләнергә этәргеч булыр һәм тамашачыларга якты, уңай хис-кичерешләр бүләк итәр, дип ышаныч белдерде.

Олег Белозеров, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә зур спорт бәйрәмен оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Казан хаклы рәвештә илебезнең спорт башкалаларының берсе санала. Татарстан Россиядә спортның гимнастика төрләрен үстерүдә һәм җыелма командалар өчен - яшүсмерләрдән алып илкүләм командаларга кадәр спорт резервы әзерләүдә мөһим роль уйный", - диде Россия Гимнастика федерациясе президенты.

Аннары Алексей Песошин һәм Олег Белозеров Россия спорт җыелма командасы тренеры Радик Курмангалинга бүләк тапшырдылар. Аңа «Россиянең атказанган тренеры» дигән мактаулы спорт исеме бирелде.

Көннең кульминациясе «140 ел - җитезлек, чыдамлык һәм грация: гимнастика сагасы» гала - шоуы булды, аның кысаларында тамашачылар Россия гимнастикасының 1885 елдан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы белән таныша алдылар. Олимпия чемпионнары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Моннан тыш, фестиваль алдыннан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында «Гимнастикада, бию спортында һәм фитнеста спорт һәм савыктыру күнегүләренең торышы, проблемалары һәм камилләштерү юллары» V бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International