Хөрмәтле татарстанлылар!
30 октябрь - Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне.
Бу - бернинди гаебе булмаган килеш, язмышлары чор рәхимсезлеге белән сындырылган кешеләрне искә алу көне. Алар гаделсез гаепләүләр, әхлакый газаплар, ачлык һәм лагерьлар салкыннары аша үттеләр.
Безнең бурыч - бу хәтерне бетерергә вакыт бирмәү. Без ул дәһшәтле елларны онытырга хаклы түгел һәм фаҗига беркайчан да кабатланмасын өчен барысын да эшләргә тиешбез.
Татарстан Республикасы Хәтер китабының 28 томында репрессияләрдән зыян күргән 54 727 якташыбызның исеме мәңгелеккә язылган. Бу саннар гына түгел - һәр фамилия өзелгән гомер, тормышка ашмаган өметләрне белдерә.
Бүген бөтен республика буенча истәлекле гамәллләр узачак. Без һәлак булганнарның истәлеге алдында баш иябез һәм барлык сынаулар аша кешелеклелек дәрәҗәсен, Ватанга мәхәббәтне һәм рух көчен саклап исән калганнарга тирән рәхмәт белән мөрәҗәгать итәбез. Сезгә баш иябез һәм нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева