Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы делегациясе нанотехнологияләр буенча беренче халыкара форумда катнаша
2008 елның 3 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе нанотехнологияләр буенча беренче халыкара форумда катнаша. Ул Мәскәүдә (Кызыл Преснадагы Экспоүзәк) ачылды.
Татарстан делегациясе составында – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наил Гобәев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Әсхәт Гомәров, КДТУ (КХТИ) ректоры Герман Дьяконов, КДТУ (КАИ) президенты Геннадий Дегтяров һәм башкалар.
Форум кысаларында Россия, Австрия, Германия, Латвия, АКШ, Финляндиядән килгән компанияләр наноиндустриясенең перспектив эшләнмәләре һәм әзер продукцияләре күргәзмәсе бара. Пленар утырыш башланыр алдыннан Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Иванов, Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, “Роснано” ның генераль директоры Анатолий күргәзмәне карап чыктылар.
Татарстан Республикасы экспозициясен Борис Павлов тәкъдир итте.
Моннан тыш, Татарстанның беренче вице-премьеры “Нанотехнологияләр үсешенең төбәк программалары – яңа инвестицион мөмкинлекләр” секциясендә доклад белән чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, республикада нанотехнологияләр кластерының үсеше һәм аның икътисад тармаклары белән үзара бәйләнеше турында хәбәр итте.
Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы вәкилләре фикеренчә, Татарстанда нанотехнологияләр тармагы, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, тизрәк үсә.
Нанотехнологияләр буенча беренче халыкара форумның эше 5 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Чараны Россия нанотехнологияләр корпорациясе (“Роснано”) оештырды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
июнь, 2026 ел
2026 елда Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга 43 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга быел 43 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз