Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин мөрәҗәгате.
"Хөрмәтле Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Эчке эшләр органнарында хезмәт итү аерым сыйфатлар – батырлык, чыдамлык, намуслылык һәм фидакарьлек таләп итә. Сез көн саен үз бурычыгызны, еш кына үз гомерегезне куркыныч астына куеп, профессиональлек һәм сайлаган эшегезгә тугрылык күрсәтеп, намус белән үтисез.
Республика җитәкчелеге эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт белдерә. Сезнең бай тәҗрибәгез, зирәклегегез һәм остазлыгыгыз яшь хезмәткәрләрнең һөнәри үсешендә зур әһәмияткә ия. Сез салган традицияләр җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә ныклы нигез булып тора.
Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм эшегездә яңа уңышлар телим.
Закон сакчылары дигән мактаулы исем сезгә иң катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә тормыш көче, энергия һәм оптимизм бирсен».