Алексей Песошин Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәргән гражданнарны кабул итүдә катнашты

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырган гражданнарны кабул итүдә катнашты. Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.

Татарстанда бу чарада ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.

Гражданнарны кабул итү барышында Аксубай үзәк район хастаханәсе стационарының терапия корпусы бинасына капиталь ремонт ясау мәсьәләсе каралды. Аксубай (Татарстан Республикасы).

Элегрәк Аксубай үзәк район хастаханәсенең терапия корпусы бинасына капиталь ремонт ясауны сорап, Аксубай шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче кеше мөрәҗәгать иткән иде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, бу сәламәтлек саклау объектын ремонтлауны Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов карары нигезендә 2025-2026 елларда башкару планлаштырыла.

2025 елның сентябрендә бүлеп бирелгән акчалар хисабына бинаның 2 һәм 3 катларында капиталь ремонт башланган. Бүгенге көнгә төзелеш-монтаж эшләрен башкару 30% тәшкил итә.

Хастаханә өчен шулай ук җайланмалар, җиһазлар сатып алу, территорияне төзекләндерү каралган.

2026 елга Татарстан Республикасының стационар сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасы проектында бинаның 1 нче катын ремонтлау һәм хастаханәнең терапия корпусын ремонтлауны тәмамлау планлаштырыла торган акчалар бүлеп бирү күздә тотыла.

Татарстан Премьер-министры хәбәр иткәнчә, эшләрне комплекслы тәмамлауның якынча вакыты – 2026 елның декабре.

Белешмә өчен:

«Аксубай үзәк район хастаханәсе» ДАССОның өч катлы терапия корпусы бинасының гомуми мәйданы 2,7 мең кв. метр, ул 1996 елда төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International