Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Республиканың барлык предприятиеләре үзләренең кризиска каршы тору программаларына ия булырга тиеш”
2008 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде.
Республикадагы агымдагы хәл турында Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин сөйләде.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет әгъзалары “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевнең энергетика өлкәсендәге проблемалар турындагы докладын тыңладылар.
“Нижнекамскнефтехим” ААҖ ндәге икътисади хәл һәм 2008 елда предприятиенең алдан уйланган нәтиҗәләре турындагы доклад белән генераль директор урынбасары Рөстәм Әхмәтов чыгыш ясады.
Икътисади совет әгъзалары “Татэнерго” ААҖ нең зур сәнәгый предприятиеләр белән үзара бәйләнеше һәм киләчәктә җылылык энергиясе белән тәэмин итү турында фикер алыштылар. Илшат Фәрдиев республикада резерв ягулыкның (мазут, күмер) төп запаслары булдырылуын әйтте.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә республиканың бөтен предприятиеләре үзләренең кризиска каршы тору программаларына ия булырга тиешлеген искәртте. “Моннан тыш, республиканың азык-төлек базарында түбән бәяле беренче дәрәҗәдәге кирәкле товарларның (сөт һәм ит продуктлары, икмәк-булка әйберләре, ярмалар, сезонлы яшелчәләр һ.б.) җитәрлек күләмдә булуына төп игътибар юнәлтергә кирәк”, - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, икътисади советның киләсе утырышын эчке базарны контрафакт продукциядән саклау мәсьәләләре турында фикер алышуга багышлау күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
июнь, 2026 ел
2026 елда Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга 43 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга быел 43 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз