Хөрмәтле Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Дәүләтебезнең бөтен тарихы дәвамында иминлек органнары Россиянең илкүләм мәнфәгатьләре сагында тора, илнең суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген яклый. Сезнең югары профессионализм, батырлык һәм бурычка тугрылык тышкы һәм эчке янаулардан ышанычлы калкан булып тора.
Иминлек органнары хезмәткәрләре һәрвакыт профессиональлек һәм эшкә бирелгәнлек, эштә принципиальлек һәм максатчанлык, иң катлаулы ситуацияләрдә оператив һәм дөрес эш итә белү белән аерылып торалар.
Республика җитәкчелеге сезнең авыр, әмма намуслы хезмәтегез, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлешегез өчен ихлас рәхмәтен белдерә.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм Ватаныбыз хакына һөнәри эшчәнлектә яңа уңышлар телим.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин.