Кытайда Татарстан белән Шаньдун провинциясе арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы килешүгә кул куелды
2008 елның 10 декабре, чәршәмбе
Бүген Шаньдун провинциясендә (Кытай Халык Республикасы) Татарстан Республикасы (Россия Федерациясе) һәм Шаньдун провинциясе (Кытай Халык Республикасы) арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы килешүгә кул куелды.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Шаньдун провинциясе губернаторы Цзян Да Мин кул куйган.
Килешүгә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең күпкөнлек эшлекле визит белән Кытайда булуы кысаларында кул куелган. Делегация составында – халыкара мәсьәләләр буенча Татарстан Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе – Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин һ.б.
Шуны да искәртик: элегрәк – 2008 елның 15 нче маенда – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте һәм Шаньдун провинциясе (Кытай Халык Республикасы) Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек өлкәсендәге килешүгә кул куелган иде инде. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Шаньдун провинциясенең беренче вице-губернаторы Ван Жэньюань кул куйган.
Белешмә өчен: Шаньдун – Кытайның икътисади яктан аеруча зур үсеш алган провинцияләреннән берсе. Тулай төбәк продукты күрсәткечләре буенча ул - Кытай Халык Республикасының икенче провинциясе. Провинциянең халкы – 91,8 млн. кеше.
Моннан тыш, Шаньдун – Кытай Халык Республикасының мөһим энергетика базасы. Хуанхэ елгасы дельтасы буенда урнашкан “Шэнпи” нефть чыгару урыны нефть чыгару күләме буенча Кытайның икенче базасы булып тора. Монда эшкәртелмәгән нефть чыгаруның барлык күләме илдә нефть чыгару барлык күләменең өчтән берен тәшкил итә.
Шаньдун шулай ук яхшы үсешкә ирешкән, илдә иң зур күләмдәге авыл хуҗалыгы продукциясе (бөртекле культуралар, мамык, зәйтүн культуралары) белән тәэмин итә алырлык авыл хуҗалыгы секторына ия.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.