Татарстанда 60 Бөек Ватан сугышы ветераны яши

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

2026 елның февраленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан 60 кеше яши.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм «Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү турында»гы мәсьәләгә багышланды.

Брифинг барышында Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, Татарстанда 5,6 меңгә якын тыл хезмәтчәне һәм 78 балигъ булмаган тоткын яши.

«2025 елда, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән, 8 837 ветеранга республика бюджетыннан өстәмә матди ярдәм күрсәтелде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Сугышта катнашкан 146 кешегә «Почетный житель» исеме бирелде, – диде ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, керемнәре 23 мең сумнан артмаган хезмәт ветераннарына түбәндәге ташламалар бирелә: айлык акчалата түләү – 656 сум; субсидия – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 50%ы; субсидия - телефон элемтәсе, радио, коллектив антенна өчен түләү чыгымнарының 50%ы; түләүсез теш, колак протезлары ясау; социаль йөрү билеты алу хокукы – 656 сум. Шулай ук навигация чорында шәһәр яны су транспортында, 1 майдан 31 октябрьгә кадәр шәһәр яны тимер юл транспортында 50% ташлама белән йөрү мөмкинлеге бирелә.

Татарстанда 545 эш бирүче МХОдә катнашучыларны эшкә урнаштырырга әзер, дип хәбәр итте Эльмира Зарипова.

"Без үткәндәге катлаулы вәзгыять белән МХОдә катнашучыларны эшкә урнаштырырга әзер булган эш бирүчеләрнең аерым реестрын алып барабыз. Барыннан да элек бу кешеләр, әйтик, криминаль үткәннәре булган кешеләр. Бүгенге көнгә 545 эш бирүче МХОдә мондый катнашучыларга 3 меңнән артык эш урыны тәкъдим итәргә әзер", - дип хәбәр итте министр.

Шулай ук «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында республикада 7 меңнән артык кешене укыту планлаштырыла. Узган ел МХОдә 56 катнашучы укыган, аларның барысын да эшкә урнаштырганнар. "Моннан тыш, без мәшгульлек хезмәте линиясе буенча үз эшен ачуга бер тапкыр бирелә торган субсидия - 145 мең сум бүлеп бирәбез. Узган ел 15 гаилә әгъзасы һәм 6 МХОдә катнашучы мәшгульлек хезмәтенә ярдәм итү кысаларында үз эшләрен гамәлгә ашырдылар", - дип ачыклык кертте Эльмира Зарипова.

Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында - https://mtsz.tatarstan.ru/press/press_reliz.htm/press-release/10724879.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International