Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Япониядә “Аммоний” ААҖ проекты буенча берничә очрашу үткәрде
2008 елның 12 декабре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Япониягә эшлекле визиты барышында берничә мөһим очрашу үткәрде.
Әйтик, Mitsubishi Heavy Industries (“Мицубиси Хэви Индастриз”, Япония) компаниясенең өлкән вице-президенты Суничи Ниягана әфәнде белән очрашу булды. Анда аммиак, метанол, гранулалы карбамид һәм аммиак селитрасы җитештерү заводы (“Аммоний” ААҖ, Менделеевск) төзү кысаларындагы проект алды эшләре турында сүз барды.
Очрашуда “Внешэкономбанк” (ВЭБ) рәисе урынбасары Анатолий Балло, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, “Аммоний” ААҖ нең Директорлар советы рәисе Ренат Ханбиков, “Аммоний” ААҖ нең генераль директоры Радик Вахитов катнашты.
Очрашуда катнашучы яклар “Аммоний” ААҖ һәм “Мицубиси Хэви Индастриз” компаниясе арасында моннан алдагы эшләр турындагы Килешү нигезендә эшләрнең барышы турында фикер алыштылар.
2009 елның март башында “Мицубиси Хэви Индастриз” белән “Аммоний” проекты өчен җиһаз белән комплекслы тәэмин итү контрактына кул куелачак.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министрының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, очрашу барышында яклар проектны тормышка ашыру буенча ясалган адымнарны уңышлы дип бәяләделәр һәм киләчәктә дә эшне дәвам итү турында килештеләр.
Бүген үк Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановның Sojitz Corporation Ltd компаниясе президенты Касе әфәнде һәм Sojitz Corporation Ltd (“Соджиц Корпорейшн”, Япония) компаниясенең идарә итүче директоры Тераоке әфәнде белән очрашуы булды. Яклар Менделеевскида завод төзү проекты буенча киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикерләре белән уртаклаштылар.
Шуны да искәртик: Mitsubishi Heavy Industries компаниясе “Аммоний” ААҖ проектын төзү буенча подрядчы булып тора, Sojitz Corporation компаниясе проектның координаторы итеп сайланган.
Проектның төп инвесторлары – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды йөзендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Внешэкономбанк”.
Моннан тыш, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Sumitomo Mitsui Banking Corporation (SMBC) япон банкы җитәкчелеге белән сөйләшүләр булган, аларда “Внешэкономбанк” (ВЭБ) рәисе урынбасары Анатолий Балло, Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “Аммоний” ААҖ нең Директорлар советы рәисе Ренат Ханбиков катнашкан. Сөйләшүләр барышында SMBC банкының аммиак, метанол, гранулалы карбамид һәм аммиак селитрасы җитештерү заводын (“Аммоний” ААҖ) төзү проектын “Внешэкономбанк” гарантиясе белән финанслау мөмкинлеге турында фикер алышканнар.
SMBC банкы вәкилләре проект буенча эшләүгә кызыксынуларын белдергәннәр, шулай ук аны тормышка ашыру өчен, хәлләреннән килгәннең барысын да эшләячәкләрен әйткәннәр.
Шуны да искәртик: SMBC – зурлыгы буенча Япониядә өченче банк. Әлеге япон инвестицион банкы Россия базарына 2007 елның октябрендә чыкты.
Белешмә өчен:
“Внешэкономбанк”ның (ВЭБ) Күзәтчелек советы 2008 елның 15 нче сентябрендә Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин рәислегендә Менделеевскида (Татарстан Республикасы) аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү комплексын төзү проектына 350 млн. долларга кадәр акча бирүне хуплаган иде.
Проектның гомуми бәясе 972,7 млн. долларга бәяләнә.
Проектны “Менделеевсказот” ААҖ нең минераль ашламалар җитештерү заводы мәйданчыгында “Аммоний” ААҖ тормышка ашыра.
Менделеевскидагы аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү комплексы ел саен 717 мең тонна аммиак, 230 мең тонна метанол, 717 мең тонна карбамид һәм 380 мең тонна аммиак селитрасы чыгарачак.
Проектның үз хакын кайтару вакыты – алты-җиде ел.
Проектның лицензиары - Haldor Topsoe (Дания), төзелеш буенча подрядчы - Mitsubishi Heavy Industries (Япония).
Проектның координаторы итеп Sojitz Corporation япон компаниясе сайланган, производствоны чимал белән тәэмин итү өчен газ бирүче – “Татгазинвест” ЯАҖ (“Газпром” ААҖ нең газ сату буенча төбәк операторы).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
июнь, 2026 ел
2026 елда Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга 43 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга быел 43 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз