Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2009 елдан БДИ белем бирү сыйфаты бәйсез экспертизаның бердәм формасына әверелә
2008 елның 16 декабре, сишәмбе
БДИ эксперимент этабын тәмамлый һәм 2009 елдан белем бирү сыйфаты бәйсез экспертизаның бердәм формасына әверелә. 2009 елда БДИ һәм БРИ үткәрү формалары һәм тәртибе турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова мәгълүмат бирде.
2009 елдан чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләти аттестацияләү (йомгаклау аттестациясе) БДИ формасында үткәреләчәк, шулай ук түбәндәге гомуми белем бирү предметлары буенча чыгарылыш дәүләт имтиханы формасында булачак: рус теле; рус әдәбияты; математика; физика; химия; биология; география; тарих; җәмгыять белеме; чит телләр (инглиз теле, немец теле, француз теле); информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр.
“Быел чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләти аттестацияләү (йомгаклау аттестациясе) вакытында чыгарылыш сыйныф укучысының ничә имтихан тапшырырга тиешлегенә регламент билгеләнми, - дип аңлатма биреп китте Л.Ногманова. – Рус теле һәм математикадан имтиханнар тапшыру мәҗбүри. Башка гомуми белем бирү предметларыннан имтиханнарны чыгарылыш сыйныф укучылары үз теләкләре буенча ирекле рәвештә тапшыралар. Чыгарылыш сыйныф укучысы 2 имтиханны мөстәкыйль рәвештә сайлый; әгәр укуын дәвам итәргә теләмәсә, рус теле белән математиканы гына да тапшыра ала”.
Көндезге, көндезге-читтән торып уку (кичке), читтән торып уку формаларында урта (тулы) гомуми белем алган мәгариф учреждениеләренең чыгарылыш класс укучылары, узган елларда уку йортларын тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортларын тәмамлаучылар, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар, качкыннар һәм мәҗбүри күчеп китүчеләр; экстернат, гаиләдә яки үзлегеңнән белем алу формасында урта (тулы) гомуми белем алган затлар өчен дәүләти аттестацияләүне (йомгаклау аттестациясен) БДИ формасында, Россия Федерациясе субъектлары белән берлектә, Россия мәгариф күзәтчелеге оештыра һәм үткәрә.
Традицион формада үткәрелә ала торган чыгарылыш дәүләт имтиханы формасындагы дәүләт (йомгаклау) аттестациясен чыгарылыш сыйныф укучыларының 3 категориясе – үз-үзен тотышы девиант (иҗтимагый яктан куркыныч) булган балалар һәм яшүсмерләр өчен ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләрен тәмамлаучылар, ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаларны башкара торган учреждениеләр каршында оештырылган мәгариф учреждениеләрен тәмамлаучылар, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булган (сукырлар һәм начар күрүчеләр, ишетүдә һәм терәк-хәрәкәт аппаратында кимчелекләр һәм башка физик җитешсезлекләр булган) чыгарылыш сыйныф укучылары өчен – Россия Федерациясе субъектлары, мәгариф учреждениеләре оештыра һәм үткәрә. Югарыда күрсәтелеп киткән категорияләргә керүче чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт (йомгаклау) аттестациясен, сайлау буенча ике форманы (БДИ һәм чыгарылыш дәүләт имтиханын) берләштереп, ирекле рәвештә уза алалар.
“Быел республика территориясендә информатика һәм чит телне БДИ формасында беренче тапкыр тапшырачаклар, - диде Л.Ногманова. – Штат режимына күчкәндә, сынау БДИлары республика һәм федерация дәрәҗәсендә бетерелә, ләкин мәктәп һәм район дәрәҗәсендә үткәрелә ала. Чит телдән имтихан бик авыр, һәм без республика дәрәҗәсендә чит телдән сынау Бердәм дәүләт имтиханын үткәрергә тырышачакбыз”.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз