ТР Премьер-министры Алексей Песошин: Россия - АСЕАН Өлкән вазыйфаи затлары киңәшмәсендә катнашучыларны һәм кунакларны кабул итү Татарстан өчен зур мәртәбә

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) илләренең Өлкән вазыйфаи затлары Тышкы эшләр министрлары урынбасарлары дәрәҗәсендә киңәшмә узды. Россия делегациясен Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко җитәкләде.

Очрашу быел билгеләп үтелә торган Россия-АСЕАН мөнәсәбәтләренең 35 еллык юбилее билгесе астында узды. Сәяси, икътисадый һәм гуманитар өлкәләрдә Россия-АСЕАН стратегик партнерлыгын алга җибәрү мәсьәләләре җентекләп каралды. Яңа уртак механизмнар һәм проектлар эшләтеп җибәрүгә басым ясап, гамәли хезмәттәшлекне алга таба үстерү һәм диверсификацияләү буенча конкрет адымнар билгеләнгән. Яклар 2021-2025 елларга Россия - АСЕАН комплекслы гамәлләр планын үтәүнең барышы һәм урта сроклы перспективага яңа программа документын әзерләү турында фикер алыштылар.

Халыкара һәм төбәк проблемалары буенча фикер алмашу Россиянең һәм Ассоциациянең ачыклык, тигез хокуклылык һәм халыкара хокукны хөрмәт итү нигезендә Евразиядә һәм Азия-Тын океан төбәгендә куркынычсызлык архитектурасын ныгытуга бирелгәнлеген раслады. Яклар күп яклы мәйданчыкларда багланышларны киңәйтергә, АСЕАНның ЕАЭС һәм ШОС белән гамәли элемтәләрен үстерергә әзер булуларын расладылар.

"Татарстан өчен Россия-АСЕАН Өлкән вазыйфаи затлары киңәшмәсендә катнашучыларны һәм кунакларны кабул итү зур мәртәбә. Мондый олы чараны Татарстанда уздыру ышанычның югары дәрәҗәсен раслый һәм халыкара диалог, ачык хезмәттәшлек һәм үзара хөрмәт мәйданчыгы буларак республикабызның әһәмиятен ассызыклый", - дип белдерде сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия-АСЕАН Өлкән вазыйфаи затлары киңәшмәсендә.

Алексей Песошин Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгына республика территориясендә шундый әһәмиятле халыкара чараны оештыруда ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт белдерде. Дипломатик ведомствоның профессиональлеге һәм җайга салынган эше очрашуны югары дәрәҗәдә уздыру өчен ныклы нигез булдырды, диде ул.

"Казан тарихи яктан мәдәниятләр, диннәр һәм цивилизацияләр очрашу урыны булып тора. Күп гасырлар дәвамында биредә милләтара татулык, толерантлык һәм иҗади партнерлык атмосферасы формалашкан. Бу кыйммәтләр тигез хокуклылыкка һәм тотрыклы үсешкә омтылуга нигезләнгән Россия- АСЕАН багланышлары рухына тулысынча туры килә, - диде Алексей Песошин. - Бүген Россиянең АСЕАН илләре белән хезмәттәшлеге аеруча актуаль. Без сәүдә-икътисадый багланышларны киңәйтүдә, сәнәгать кооперациясен, инновацияләрне, цифрлы икътисадны, мәгарифне, фәнне, туризмны һәм гуманитар алмашуларны үстерүдә зур потенциал күрәбез».

Татарстан Премьер-министры ассызыклаганча, республика халыкара көн тәртибендә актив катнаша һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре белән турыдан-туры элемтәләрне ныгыту белән кызыксына.

"Ышанам ки, бүгенге очрашу Россия-АСЕАН стратегик партнерлыгын алга таба үстерүгә зур өлеш кертәчәк, тотрыклы икътисадый багланышларны ныгытуга һәм гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтүгә яңа алымнар эшләргә мөмкинлек бирәчәк", - диде Алексей Песошин һәм барлык катнашучыларга уңышлы эшләр, шулай ук Казанда үткәргән вакытлары истә калырлык булуын, яңа файдалы багланышлар һәм якты тәэсирләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International