Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “РЕКОД” фәнни-җитештерү берләшмәсе” ААҖ нең генераль директоры Вячеслав Безбородов белән очрашу үткәрде

2008 елның 24 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Роскосмосның вәкаләтле вәкиле – “РЕКОД” фәнни-җитештерү корпорациясе” ААҖ нең генераль директоры Вячеслав Безбородов космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасын социаль-икътисади яктан үстерү максатында куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Фәрит Шаһидуллин, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең генераль директоры Николай Никифоров катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры янындагы очрашу ахырында Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең генераль директоры Николай Никифоров хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан Республикасы “2010-2015 елларга космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Россия Федерациясен һәм аның төбәкләрен социаль-икътисади яктан үстерү максатында куллану” федераль максатчан программасын әзерләү һәм киләчәктә тормышка ашыру өчен “пилот” төбәк булып тора.
Шуны да искәртик: Татарстанда “2008-2010 елларга космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасын социаль-икътисади яктан үстерү максатында куллану” республика программасы кабул ителгән инде (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 ел, 15 нче октябрь карары белән расланган). Программа “РЕКОД” фәнни-җитештерү корпорациясе” ААҖ, Казан дәүләт университеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты һәм Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге белән берлектә эшләнгән.
Киләчәктә Татарстанда кулланыла торган технология һәм карарларның космик эшчәнлек нәтиҗәләреннән файдалану кысаларында башка федерация субъектларына да таратылуы күздә тотыла. Николай Никифоров сүзләренә караганда, программаны финанслау өчен, федераль бюджет акчасын да кертү мөмкинлеген исәпкә алып, республика бюджеты акчасы файдаланылачак.
Моннан тыш, Николай Никифоров хәбәр иткәнчә, 2009 елда республикада ГЛОНАСС/GPS системасын кулланып, транспорт чараларына мониторинг үткәрү бердәм республика системасы эшли башлаячак (хәзер бу система пилот режимында эшли, кайбер ведомстволарда кулланыла). Кичектергесез хезмәт күрсәтүнең (ашыгыч ярдәм, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЮХИДИ һ.б.) эш-гамәлләрен координацияләү һәм М7 федераль трассасында зыян күргән кешеләрне коткару буенча проект бу системадан файдалануның бер үрнәге булып тора.
Бүген Рөстәм Миңнехановның Вячеслав Безбородов белән очрашуында 2009 елның маенда Роскосмос башлыгы Анатолий Перминов рәислегендә Татарстан Республикасында космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Россия Федерациясе субъектларын социаль-икътисади яктан үстерү максатында куллану буенча ведомствоара советның күчмә утырышын үткәрү турында да сүз барды. Күчмә киңәшмәдә Татарстан Республикасының бу өлкәдә туплаган тәҗрибәсе һәм аны илнең башка төбәкләрендә куллану мөмкинлекләре турында да фикер алышу булачак.

Белешмә өчен:

“РЕКОД” фәнни-җитештерү корпорациясе” ААҖ космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Россия Федерациясен һәм аның төбәкләрен социаль-икътисади яктан үстерү максатында куллануның нәтиҗәлелеген арттыру, 2020 елга кадәр һәм киләчәктә космик эшчәнлек өлкәсендә Россия Федерациясе сәясәте нигезләрен үтәү өчен оештырылган.
“РЕКОД” фәнни-җитештерү корпорациясе” ААҖ нә бик күп бурычлар йөкләнгән, аларга “2010-2015 елларга космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Россия Федерациясен һәм аның төбәкләрен социаль-икътисади яктан үстерү максатында куллану” федераль максатчан программасын әзерләү һәм киләчәктә тормышка ашыру” да керә.
“РЕКОД” фәнни-җитештерү корпорациясе” ААҖн оештыручылар – “С.П.Королев исемендәге “Энергия” ракета-космос корпорациясе” һәм “Компомаш” корпорациясе” ААҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International