Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстанның Хөкүмәт комиссиясе 2008 елның 11 ае дәвамында башкарылган эшкә нәтиҗә ясады
2008 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясе әгъзалары 11 ай дәвамында башкарылган эшкә нәтиҗә ясады. Утырышны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров үткәрде.
Чара Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде, һәм анда урыннарда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклау комиссиясе җитәкчеләре катнашты.
Татарстанда “2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” федераль максатчан программасының үтәлеше турында төп доклад белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы
Рифкать Миңнеханов
чыгыш ясады.
Ул программаның 2006 елның 20 нче февралендә раслануын искәртте (Россия Хөкүмәте карары).
Татарстан Хөкүмәте тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча федераль максатчан программада каралган оештыру-гамәли чаралар кабул ителде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән “2008-2009 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” төбәк максатчан программасы кабул ителде.
Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, хәзер әлегә бик зур булмаган кайбер нәтиҗәләргә ирешү уңышлы барып чыккан. 2008 елның 11 ае өчен авариялелеккә анализ ясау юл-транспорт һәлакәтләре һәм анда яраланучы кешеләр санының 2006 ел белән чагыштырганда кимүен күрсәтә. База булып торган 2004 ел белән чагыштырганда, зыян күрүчеләр булган һәлакәтләр һәм һәлак булучылар саны кимегән.
“Гомумән алганда, авариялелеккә анализ ясау юл-транспорт травматизмы дәрәҗәсен стабильләштерү турында сөйли”, - диде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы.
Госавтоинспекция линиясе буенча гына да федераль үзәктән гомуми суммасы 312 млн. сум булган 20дән артык материаль-техник чара алынган, шулай ук федераль бюджет акчасын өлешләп кулланып, Казанда җәяүлеләр өчен ике юлны аркылы чыгу җайланмасы һәм Яр Чаллыда автошәһәрчек төзелгән.
Республика бюджеты хисабына федераль максатчан программа чараларына 2006 елдан алып хәзерге көнгә кадәр 1,2 миллиардтан артык акча тотылган.
Рифкать Миңнеханов кайбер муниципаль районнарның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча үз программаларын, таләпләрне үтәмичә, аннан-моннан эшләүләрен әйтте. Төп җитешсезлекләр – программаларның иске структураларын куллану (2007 елныкыларын), программаларны урыннарда финанслауны раслый торган документларның булмавы һ.б.
Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы шулай ук федераль максатчан программаны тормышка ашыруда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, республиканың Транспорт министрлыгы аз катнашуын билгеләп үтте.
Казанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру программасы кысаларында нәрсәләр эшләнгәнлеге турында Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде. Әйтик, 2008 елда республика башкаласында 4 миллиардтан күбрәк булган суммага автомобиль юллары ремонтланган һәм яңалары төзелгән, җәяүлеләр өчен дүрт яңа юлны аркылы чыгу урыннары эшләнгән, 84 мең кв. метрдан артык юл билгеләнгән, 1020 юл билгесе куелган.
2008 елның 11 ае дәвамында Казанда 13 яңа светофор урнаштырылган, шәһәрнең 21 чатында светофорлар ремонтланган. Яңа коймалар кую эше дәвам иттерелгән, Казанда хәрәкәт кызу булган автомобиль юллары буенча куелган коймалар озынлыгы 70 километрдан да күбрәк.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе әгъзалары 2009 елга эш планын расладылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз