Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Киләсе елда Татарстан күпфатирлы торак йортларга комплекслы капиталь ремонт ясауга күчүне планлаштыра
2008 елның 26 декабре, җомга
2009 елда Татарстан Республикасы “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” дигән федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга күчәргә планлаштыра. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” дигән Россия Федерациясе законын гамәлгә ашыру һәм Татарстанда торак тапшыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Константин Цицин катнашты.
Чараны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы утырышлар залына видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылган иде.
Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, киләсе елда капремонт программасы составына лифтлар алыштыру белән бәйле күпфатирлы йортлар күбрәк кертелгән, шулай ук йортларны энергия ресурсларын исәпкә алу приборлары белән тулысынча тәэмин итүгә бәйле эшләр башкару да күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы 2008 елда федераль ярдәм суммасы (Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды акчалары) - 1,9 млрд. сум, гомумән программа буенча 4,2 млрд. сум тәшкил итүен искәртте. Әгәр башта 2 мең 46 йортка ремонт ясау планлаштырылган булса, акчага экономия ясау гомуми мәйданы 7,8 млн. кв. м. тәшкил иткән 2 мең 66 йортка ремонт ясарга мөмкинлек биргән.
“Үзләренең яшәү шартларын 404 мең граждан, ягъни Татарстан халкының 11 % ы яхшырта алды”, - диде Марат Хөснуллин. Ул шулай ук капремонт программасын тормышка ашыруга төзелеш тармагының якынча 14 мең вәкиле җәлеп ителүен, шулай итеп кече һәм урта бизнес вәкилләренең күпчелеге эш белән тәэмин ителүен әйтеп узды.
“2009 елда программаны тормышка ашыру тәртибе элеккечә кала, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы, - подрядчыларны сайлап алу тәртибе генә үзгәрәчәк – намуссыз подрядчылар исемлектән чыгарылды”.
2009 елда капремонт буенча финанслау күләме 9,7 млрд. сум тәшкил итәр дип фаразлана, шул исәптән 4,71 млрд. сум – Фонд акчаларыннан, 3,45 млрд. сум республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк, 1,1 млрд. сум – җирле бюджет акчасы, 486 млн. сум – торак хуҗаларының акчасы. Капремонт программасын тормышка ашыру өчен 25 меңгә якын төзүчене җәлеп итү күздә тотыла.
Гомумән алганда, киләсе елда гомуми мәйданы 7,9 млн. кв. м. булган 2 мең 344 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Төзелеп беткән торакка килгәндә, Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, 2008 елда рекордлы санга ирешелгән – 2 млн. 165 мең кв. метр. 2009 елда торак тапшыруны 2 млн. кв. метр күләмендә саклап калу планлаштырыла. Шул исәптән социаль ипотека республика программасы кысаларында – якынча 800 мең кв. метр торак.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың социаль ипотека программасы буенча 800 меңнән дә ким булмаган кв. метр тапшыру ниятен раслады һәм бу санның инде расланган булуын әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз