Алексей Песошин 2027-2029 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразының төп параметрларына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды

2026 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2027-2029 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразының төп параметрларына багышланган утырышында катнашты. Шулай ук 2027 елга һәм 2028 һәм 2029 еллар план чорына ТР берләштерелгән бюджеты фаразы, 2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына ТР ММИ Территориаль фонды бюджеты проекты турындагы мәсьәләләр каралды.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шәһәр һәм район башлыклары катнашты.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, фараз Россия икътисадын үстерүнең Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан юнәлдерелгән сценарий шартларын, республиканың әйдәп баручы предприятиеләре, тармак министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләре күрсәткечләрен, шулай ук илебез Президенты һәм Татарстан Рәисе билгеләгән илкүләм проектларны һәм стратегик бурычларны исәпкә алып формалаштырылган.

"Предприятиеләр һәм оешмаларның тотрыклы эшләве, федераль һәм республика ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республика икътисады үсеш күрсәтә. Оператив штаб кысаларында барлык хакимият органнары һәм оешмаларның координацияле эше дәвам итә", - диде Премьер-министр.

2026 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты, бәяләүләр буенча, 4,2 трлн сумнан артык, ягъни узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 102,7% тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүе индексы - 105,2%. Беренче яртыеллыкта 778 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән.

Алексей Песошин сүзләренчә, фаразланган чорда кайбер системалы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, беренче чиратта, илкүләм проектларны, дәүләт һәм республика программаларын һәм Татарстанның социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга һәм республикада яшәүче һәр кешенең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән башка чараларны гамәлгә ашыру кысаларында.

ТР Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үзенең нотыгында икътисад үсешенә төп өлешнең эшкәртү җитештерүләре, беренче чиратта оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре һәм нефть чыгару секторы хисабына тәэмин ителүен билгеләп үтте.

Шул ук вакытта сәнәгатьнең кайбер тармакларында, шулай ук 17 муниципаль берәмлектә сәнәгать җитештерүе күләмнәренең кимүе саклана.

Төзелеш тармагында һәм авыл хуҗалыгында уртача динамика саклана.

Барлык тармаклар үсешенә кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә зур өлеш кертә. Бүген республикада КУЭта 900 меңнән артык кеше эшли. Үсеш нигездә шәхси эшкуарлар хисабына бәйле.

Юридик затлар буенча узган елның шул ук чорына карата кимү күзәтелә. Махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары эшчәнлеге икътисадның агымдагы динамикасына ярдәм итүче факторларның берсе булып кала. Алар республика сәнәгать җитештерүенең дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Шул ук вакытта аерым мәйданчыклар һәм резидентлар буенча җитештерү күләмнәренең кимүе һәм эшлекле активлыкның акрынаюы теркәлә.

Мидхәт Шаһиәхмәтов 2027 елда тулаем төбәк продуктының 101% дәрәҗәсендә фаразлануына игътибар итте. Сәнәгать җитештерүе индексы - 100,5% дәрәҗәсендә. Төзелеш эшләре күләме, торак, сәнәгать һәм инфраструктура төзелешендә планлаштырылган күләмнәрне исәпкә алып, 100,2 - 101,0% дәрәҗәсендә фаразлана. Фаразларга караганда, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү агымдагы ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 101,5% тәшкил итәчәк.

Фаразда билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыру социаль тотрыклылыкны һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен нигез булып тора. 2027 елга реаль хезмәт хакын 102,4% дәрәҗәсендә үстерү планлаштырыла.

Моннан тыш, Татарстан Республикасының икътисад министры электрон сәүдәнең мөһим сату каналы булып калуын билгеләп үтте.

"Логистик объектларның зарарлануы һәм эшкуарларның товарларын югалтуына бәйле рәвештә килеп туган вәзгыятьне исәпкә алып, Россия Хөкүмәте бизнеска максатчан ярдәм күрсәтүне билгели торган карар кабул итте. Республика дәрәҗәсендә шулай ук ярдәм итүнең махсус инструментлары кертелде", - диде ул. Муниципалитетлар башлыкларына күрсәтелгән ярдәм чаралары турында эшкуарларга хәбәр итәргә кушылды.

"Алдагы 3 елга бюджет социаль-икътисадый үсеш фаразыннан һәм республиканың бюджет һәм салым сәясәте юнәлешләреннән чыгып исәпләнгән. Ул дәүләт программалары кысаларында гамәлгә ашырылачак, 2027 елда чыгымнар өлеше 91% тәшкил итәчәк», - дип билгеләде Алексей Песошин.

Программалар составында илкүләм проектлар кысаларында чаралар каралган. Федераль үзәк тарафыннан илкүләм проектлар буенча акчалар бүленгәннән соң, республика бюджетына өстәмә рәвештә чыгымнарның тиешле күләмнәре кертеләчәк.

"Хәзерге вакытта 2027 елга берләштерелгән бюджет керемнәре – 619,1 млрд сум, чыгымнар – 627,6 млрд сум, бюджет кытлыгы - 8,5 млрд сум булыр дип фаразлана. Бюджет элеккечә үк социаль юнәлешле характерда. Бу барлык чыгымнарның гомуми күләменең 84%ы чамасы. Барлык социаль йөкләмәләрне дә тулы күләмдә һәм тиешле сыйфат дәрәҗәсе белән тәэмин итәргә кирәк", - дип өстәде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Республика финанс министры Марат Фәйзерахманов хәбәр иткәнчә, 2026 елның 8 аенда республиканың берләштерелгән бюджетына 511,3 млрд. сум керем кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган – 429,3 млрд. сум.

Бюджетның агымдагы үтәлешенә, көтелгән ел йомгакларына, законнардагы үзгәрешләргә нигезләнеп, 2027 елга һәм 2028 – 2029 елларның план чорына берләштерелгән бюджет эшләнгән.

Анализ 2027 елда табышка салымның 135,6 млрд.сум күләмендә фаразлануы турында сөйли, 2028 елда – 141,1 млрд. сум, 2029 елда – 146,7 млрд. сум. ТР берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 2027 елга 252,7 млрд. сум булыр дип фаразлана, 2028 елга – 271,1 млрд. сум, 2029 елга – 290,9 млрд. сум.

2027 елга Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар керү фаразы 57,8 млрд. сум тәшкил итә, 2028-2029 елларга 59,5 млрд. сум.

2027 елда оешмалар милкенә салым 53,5 млрд.сум күләмендә фаразлана, 2028 елда – 54,9 млрд. сум, 2029 елда – 56,5 млрд. сум.

2027 елга транспорт салымы 8,2 млрд.сум күләмендә бәяләнә, 2028 елга – 8,4 млрд. сум, 2029 елга – 8,6 млрд. сум.

Тулаем керемгә салым буенча кертем 2027 елга 44 млрд.сум булыр дип фаразлана, 2028 елга – 43,6 млрд. сум, 2029 елга – 43,9 млрд. сум.

Киләчәк ике салым тулысынча муниципаль берәмлекләр бюджетларына күчерелә. 2027-2029 елларга җир салымы ел саен 11 млрд. сум күләмендә фаразлана. 2027-2029 елларга физик затлар милкенә салым ел саен 4,6 млрд.сум күләмендә бәяләнә. Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 2027 елга – 48,2 млрд.сум, 2028 елга – 50,5 млрд. сум, 2029 елга-51,7 млрд. сум күләмендә фаразлана.

2027 елга берләштерелгән бюджет керемнәренең гомуми күләме 619,1 млрд.сум, 2028 елга – 648,1 млрд. сум, 2029 елга – 676,9 млрд. сум булыр дип фаразлана. Бюджет классификациясенең иң эре бүлекләре буенча 2027-2029 елларга берләштерелгән бюджет чыгымнары турында.

«Милли икътисад» бүлеге 2027 елга 123,2 млрд.сум, 2028 елга – 124,4 млрд. сум, 2029 елга – 124,6 млрд. сум, үз эченә кайбер тармакларны ала. Иң эреләре - юллар хуҗалыгы, капитал салулар, авыл хуҗалыгы, транспорт. «Торак-коммуналь хуҗалык» бүлегендә 2027 елга – 18,8 млрд.сум, 2028 елга – 20,8 млрд. сум, 2029 елга – 21,3 млрд. сум чыгымнар фаразлана.

Социаль-мәдәни өлкәдә «Мәгариф» тармагында 2027 елда чыгымнар күләме 205,6 млрд. сумга җитәчәк, 2028 елда – 218,2 млрд. сум, 2029 елда – 225,3 млрд. сум.

«Мәдәният» тармагы буенча чыгымнар 2027 елда 27,3 млрд. сум тәшкил итәчәк, 2028 елда – 30 млрд. сум, 2029 елда – 32 млрд. сум.

«Сәламәтлек саклау» бүлегендә, мәҗбүри медицина иминияте чараларын исәпкә алып, сәламәтлек саклауны тотуга һәм үстерүгә чыгымнарның гомуми күләме 2027 елга 175,6 млрд. сум тәшкил итәчәк, 2028 елга – 187,7 млрд. сум, 2029 елга – 199,4 млрд. сум.

«Социаль сәясәт» тармагында 2027 елга чыгымнарның гомуми суммасы 84,5 млрд.сум күләмендә фаразлана, 2028 елга – 89,7 млрд. сум, 2029 елга – 93,7 млрд. сум. «

Физик культура һәм спорт» бүлеге буенча чыгымнар 2027 елга 13,9 млрд. сум тәшкил итәчәк, 2028 елга – 15 млрд. сум, 2029 елга – 16,2 млрд. сум.

2027 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнарының гомуми күләме – 627,6 млрд. сум, 2028 елга – 657,5 млрд. сум, 2029 елга – 680,4 млрд. сум булыр дип фаразлана.

2027 елга берләштерелгән бюджет кытлыгы 8,5 млрд. сум күләмендә фаразлана, 2028 елга – 9,4 млрд. сум; 2029 елга – 3,5 млрд. сум. Алексей Песошин ассызыклаганча, ММИ Территориаль фонды бюджеты проекты параметрлары шулай ук сценарий шартларына туры китереп исәпләнгән. 2027 елда фонд керемнәре күләме, беренчел исәпләүләр буенча, 105,6 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнар шулай ук 105,6 млрд сум.

Акчалар үлем-китемне киметү, халыкның гомер озынлыгын арттыру, медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген һәм сыйфатын арттыру максатларында махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәменә юнәлдереләчәк.

Фонд директоры Алсу Мифтахова бюджетның төп параметрлары турында җентекләбрәк сөйләде. Быелның 8 аенда керемнәр хисап чоры планы күләмендә кергән һәм 68,3 млрд.сум тәшкил иткән. Чыгымнар - 63,9 млрд. сум күләмендә. Тулаем алганда ел буенча башкару фаразлана: 101,6 млрд.сум - керемнәр буенча һәм 104,0 млрд. сум - чыгымнар буенча. Кытлыкны каплау чыганагы булып бу ел башына 2025 елда күрсәтелгән медицина ярдәме өчен исәп-хисапларны тәмамлауга килгән күчмә калдык тора.

2027 елга Фонд бюджеты керемнәре 105,6 млрд.сум күләмендә планлаштырылган, агымдагы ел дәрәҗәсенә карата үсеш 4 млрд. сум яисә 3,9%. Керем өлеше ММИ Федераль фонды бюджетыннан субвенцияләрдән, республика бюджетыннан бюджетара трансфертлардан, РФнең башка субъектлары ТФОМС бюджетларыннан бюджетара трансфертлардан формалаша.

Фонд бюджетының чыгым өлеше федераль макроикътисадый индекс-дефляторларны исәпкә алып формалаштырылган. Җиткерелгән сценарий шартларыннан һәм фаразлана торган керемнәрдән чыгып, 2027 елга дәүләт гарантияләре программасы чараларын гамәлгә ашыруга чыгымнар 105,6 млрд. сум күләмендә планлаштырыла.

Өч еллык чорга бюджет формалаштыруны исәпкә алып, керемнәр фаразлана: 2027 елга – 105,6 млрд.сум, 2028 елга – 112,8 млрд. сум, 2029 елга – 117,0 млрд. сум. Фонд чыгымнары өч елга керемнәр дәрәҗәсендә планлаштырылган.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов утырыш кысаларында яңгыраган параметрларны бюджет буенча алга таба эшләү өчен нигез итеп алырга тәкъдим итте.

Республика Рәисе, кыенлыкларга карамастан, барлык планлаштырылган республика программаларының сакланып калачагына игътибар итте. Хезмәт хакын арттыруга акча каралган. "Макроикътисадый вәзгыять, геосәяси вәзгыять бик билгесез. Шуңа күрә бүгенге вәзгыятьтән чыгып алынган саннарны мин объектив дип саныйм", - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзер Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектларын, ММИ Территориаль фонды бюджеты турында закон проектларын һәм муниципаль бюджетлар турында карарларны формалаштырырга кирәк. Октябрьдә аларны- республика Дәүләт Советына, декабрьдә муниципалитетларның вәкиллекле органнарына карауга кертергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International