Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда энергия кластеры базисы булдырылды
2008 елның 28 декабре, якшәмбе
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 27 нче декабрьдә Лаеш районының Столбище авылында урнашкан “ИНВЭНТ” технополисы үсеше белән танышты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм Лаеш районы башлыгы Александр Тимофеев озатып йөрде.
Бу – республиканың энергетика тармагын үзгәртеп коруга кластерлы якын килү кысаларында “Татэнерго” ААҖ инициативасы белән “Синергия” проекты тормышка ашырыла торган мәйданчыкларның берсе. Проектның максаты – “уйлап чыгару – җитештерү – тәэмин итү – куллану” бердәм чылбырын булдыру, монда технология һәм җитештерү процессларын республика эчендә бергә туплауга басым ясала.
Проектның беренче бурычы үтәлгән инде – 12 предприятиедән торган энергия кластеры базисы булдырылган: Столбищеда гына электр, җылылык техникасы продукциясен чыгару һәм шуңа бәйле хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә торган җитештерү, сервис предприятиеләре эшли башлаган. Алар арасында – “Элтехника-Волга” блоклы комплекттагы кече трансформатор станцияләре (БКТП) заводы, “Таттеплоизоляция” ҖЧҖ нең алдан изоляцияләнгән торбалар заводы.
“ИНВЭНТ” (Энергетика технологияләренә инвестицияләр) идарә компаниясе җитәкчесе Эльбек Сафаев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта төркем предприятиеләренә 2,7 млрд. сум инвестицияләнгән. Бөтен предприятиеләр Татарстан территориясендә урнашкан – Столбище, Казан, Зәй, Яр Чаллыда һәм Урыссу бистәсендә. Столбищеда Россия масштабында уникаль булган тагын бер кабельле проект төзелә. Предприятие энергетика өчен кирәк булган кабель продукциясенең бөтен номенклатурасын диярлек чыгара. Мондый продукциянең күпчелек өлеше бүгенге көндә чит илдән кертелә.
Тагын бер бурыч – республиканың эре һәм урта бизнес предприятиеләрен ИНВЭНТ төркеме продукциясен чыгару өчен чимал һәм тулы комплектлы җиһазлар белән тәэмин итүгә җәлеп итү. Әйтик, “Таттеплоизоляция”дә “Казаноргсинтез” җитештерә торган түбән басымлы полиэтилен кулланыла. “Таткабель” заводын эшләтеп җибәргәннән соң, кабель продукциясен җитештерү өчен кирәкле чимал белән шулай ук Татарстанның нефть химиясе предприятиеләре тәэмин итәр дип планлаштырыла.
Хәзерге вакытта, Э.Сафаев фикеренчә, эре, урта һәм кече бизнес предприятиеләрен энергия белән тәэмин итү өлкәсендә бердәм стандарт карарлар буенча эшләүгә күчү мәсьәләсе республика дәрәҗәсендә чишелергә тиеш. Билгеләп үтелгән карарлар түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш: куркынычсызлык, вандаллыкка каршы тору, кулланыла торган технологияләрнең заманча булуы, ышанычлылык, мобильлелек, егәрлекне модульле арттыру һәм җиһазларны алыштыру мөмкинлеге, файдалану срогының озайтылган булуы.
Рөстәм Миңнеханов, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына технополиста булу нәтиҗәләре буенча аңлатма биреп, югарыда санап үтелгән таләпләргә җавап бирә торган җиһазның бүгенге көндә булмавын, һәм аның республикабыз территориясендә “ИНВЭНТ” төркеме предприятиеләре тарафыннан җитештерелүен әйтеп үтте. Премьер сүзләренә караганда, монда дөньякүләм дәрәҗәдәге технологияләр файдаланыла, иң заманча тулы комплектлы җиһазлар кулланыла. Шул ук вакытта, импорт аналоглары белән чагыштырганда, хакы шактый түбән. Ә иң мөһиме, Рөстәм Нургали улы фикеренчә, бу производстволар янәшәдә генә урнашкан, һәм аларның продукциясе һәрвакыт кулланучылар сатып ала алырлык.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз