Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Эфир” телеканалында “Актуальная тема”алып баручысының сорауларына җавап бирде
2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Эфир” телеканалында “Актуальная тема” программасын алып баручының сорауларына җавап бирде.
Илдар Халиков 2013 нче елда Татарстанның төп казанышы дип, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары - Универсиаданы әзерләү һәм уздыруны атады. Аның сүзләренчә, 2013 нче ел Татарстанлыларның күбесе өчен Универсиаданы уздыру елы буларак истә калачак. ФИСУ (FISU) башкарма комитеты вәкилләре бәяләве буенча да Казандагы Универсиада “ФИСУ тарихында иң яхшы” булган, дип искә төшерде ул.
Икътисади фаразларга һәм республиканың киләчәгенә килгәндә, Илдар Халиков белдергәнчә, 2014, 2015 нче һәм алдагы елларга фаразлар гади түгел. Шул ук вактыта ул ачыклык керткәнчә, төбәк тулай продуктының кимүенә карамастан, үсеш 2013 нче ел нәтиҗәләре буенча 2% тәшкил итә, Татарстанның күп предприятиеләренең кризислы хәлләргә иммунитеты бар. Сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре кризислы икътисади хәлләрдә нәрсә эшләргә кирәклеген беләләр һәм аңлыйлар, һәм Татарстан әлеге этапны лаеклы рәвештә узар дигән өмет бар.
“Актуальная тема” программасын алып баручының ТР территориясендә югары тизлекле магистраль төзелеше турындагы соравына җавап биргәндә, Илдар Халиков, әлегә аның маршруты расланмаган, диде.
Без Универсиададан соң, автомобильләр юлын төзү яхшы, югары тизлекле юллар төзелеше бик яхшы булуын аңлыйбыз, дип белдерде Татарстан Премьер-министры. “Югары тизлекле магистраль – бик мөһим проект, бу үз вакытындагы Байкал-Амур магистраленнән зуррак, - диде ул. – Һәм дәүләт акчаларын кая да булса кертергә тиеш булса, ул нәкъ менә мондый проектларга, инфраструктурага һәм аның үсешенә кертергә тиеш”.
Алдагы сорау - мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чират һәм балалар бакчасы өчен түләүләрнең артуы турында булды.
Илдар Халиков сүзләренчә, бүген балалар бакчасына түләүләрнең артуы белән бергә субсидияләрнең күләмен дә билгеләргә кирәк. Күбрәк тәэмин ителгән әти-әниләр тулы бәяне түләрлек, ә кемнәр мохтаҗ, алар судсидия алырлык итеп эшләргә кирәк, диде ул.
“Киләсе елда “Һәркемгә уңайлы мохит” программасы да дәвам ителәчәк. Ләкин проблемалар кимеми кебек, - дип мөрәҗәгать итте алып баручы ТР Министрлар Кабинеты башлыгына. – Пандуслар, төшү урыннары белән җиһазландыралар, юл аша чыгу урыннарында лифтлар куялар, ләин алар я эшләми, я алардан файдаланып булмый. Нәрсә эшләргә?”
Илдар Халиков фикеренчә, “бу чын эфир соравы”, кызганычка каршы, әлеге проблемалар бар.
Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсенә килгәндә, Илдар Халиков сүзләренчә, бүген Татарстан бу күрсәткеч буенча Россия төбәкләре арасында иң яхшы нәтиҗәләргә ия.
“Чыннан да, Казан үзәгендә мондый җир кишәрлекләре юк, - диде Илдар Халиков. – Ләкин без инженерлык инфраструктурасына ия җир кишәрлекләре булырга тиешлеген аңлыйбыз. Әйе, күп балалы гаиләләрнең бер өлеше аларга тәкъдим ителгән җирләрдән баш тартты, ләкин риза булучыларның саны күбрәк”.
ТР Министрлар Кабинетын формалаштыру, якын арада хатын-кыз министрларның артуын көтәргәме, юкмы турындагы сорауга, Илдар Халиков, Хөкүмәт, әлбәттә, гендер принцибы буенча түгел, ә министрларның эшләү сыйфатларыннан чыгып, формалаша, дип җавап бирде.
“Актуальная тема” алып баручысы Илдар Халиковтан түрәләрнең Иннополиска күченүләренә бәйле фикере белән кызыксынды - бу мөмкинме?
“Дәүләт органнарының бер урында туплануы – бу яхшы, - диде Илдар Халиков. – Ләкин үзәктәме яки читтәме - уйларга кирәк”. ТР Министрлар Кабинеты башлыгы дәүләт органнарының Иннополиска күченү мөмкинлеге турында сорауга -“Әйе дигәнче, күбрәк юк”, - диде. 2014 нче елда мондый күченү көтелми.
Илдар Халиков алып баручының соравына җавап биргәндә белдергәнчә, ул “Рубин”ның җанатары һәм клубта барган барлык вакыйгаларга битараф түгел. Ул Корбан Бердыевны, “Рубин”ны чемпионлыкка китергән бөек тренер буларак бәяли. “Без бөтенләй яңа “Рубин”ны алдык, - диде Илдар Халиков, ләкин соңгы вакытта ниндидер сәбәпләр аркасында килеп чыкмый”. Илдар Халиков клубта барган яңару процессларына өметен белдерде.
ТР Премьер-министры барлык Татарстанлыларга 2014 нче елда изгелек һәм бәхет теләде. Киләсе ел уңышлы булсын, һәм иң мөһиме - якыннарыбыз исән-сау һәм сәламәт булсын, диде Илдар Халиков.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз