Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин: “Без 2008 елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый алдык”
2009 елның 6 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин 2008 елда Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең якынча нәтиҗәләрен әйтте.
“2004-2007 елларда Татарстанда күзәтелгән югары икътисади үсеш темпы 2008 елның тенденцияләрен билгеләде. Ел ахырында дөньякүләм финанс кризисының тәэсире сизелә башласа да, без 2008 елны шактый яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый алдык”, - диде Марат Сафиуллин.
Министр 2008 елда Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен әйтеп үтте. Тулай төбәк продукты чагыштырмача бәяләрдә 7,1 процентка арткан (бу – алдан бирелгән бәя, төгәлрәк мәгълүмат алганнан соң, әлеге санның 7,4 процентка җитүе дә ихтимал) һәм 930 млрд. сум тәшкил иткән (Россия буенча тулай төбәк продукты 6 процентка арткан). Кулланучылар бәясенең индексы узган елның декабренә 111,8% (Россия Федерациясе буенча – 113,5%) булган. Сәнәгый җитештерү индексы узган ел 104,2 процентка җиткән (Россия Федерациясе буенча – 102%).
Шул ук вакытта предприятиеләрнең чиста табышы кимегән: 2008 елда якынча 125 млрд. сумга калган (2007 елда – 160 млрд. сум).
2008 елда төп капиталга 247 млрд. сумлык инвестиция кертелгән. 2007 ел белән чагыштырганда, үсеш – 111% (Россия Федерациясе буенча – 109,2%). 2008 елда 2,222 млн.кв.м. торак йорт файдалануга тапшырылган, узган ел белән чагыштырганда, үсеш – 108,9%. Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеге (бер эшләүчегә) 2008 елда 6,7 процентка арткан (Россия буенча – 5,3%).
Марат Сафиуллин 2008 елның республикабыз авыл хуҗалыгы өчен алга китеш елы булуын әйтте. Агросәнәгать комплексының тулай продукты, узган ел белән чагыштырганда, 8 процентка артып (план 5,2% булган), 123 млрд. сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы тулай продуктының гомуми күләмендә үсемлекчелек продуктлары – 72 млрд. сум, терлекчелек продуктлары 51 млрд. сум тәшкил итә.
“Татарстан Республикасы Президенты куйган төп бурыч – социаль күрсәткечләрнең үсеш темплары икътисади күрсәткечләрдән ким булмаска тиеш. 2008 елда без хезмәт хакын арттыруда зур нәтиҗәләргә ирештек”, - дип ассызыклап үтте Татарстан Республикасының икътисад министры. Аның сүзләренә караганда, 2008 елда айлык уртача хезмәт хакы 14650 сум булган, ягъни 2007 ел белән чагыштырганда, 27,7 процентка (Россия Федерациясе буенча 27,4 процентка) арткан. Реаль хезмәт хакы 13 процентка үскән. Җан башына керемнәр 23,9 процентка җиткән. Икътисад секторларының тулай төбәк продукты үсешенә керткән өлеше: эшкәртү производстволары – 36% (2007 елда – 37,8 %), төзелеш – 22% (2007 елда – 7%), транспорт һәм элемтә - 18% (2007 елда – 8,1%), сәүдә - 14% (2007 елда – 22,8%), авыл хуҗалыгы – 6% (2007 елда – 5,4%), электр энергиясе, газ, су җитештерү һәм бүлү – 1% (2007 елда – 0,1%).
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз