15 нче гыйнварга кадәр Татарстан федераль Хөкүмәткә хезмәт базарындагы хәлне тотрыклыландыру чаралары программасын тәкъдим итәргә тиеш

2009 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
2009 ел ахырына Татарстан Республикасында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны, фаразлаулар буенча, якынча 61 мең кеше булырга мөмкин. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте.
2009 елның 1 нче гыйнварына республика буенча рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 25,5 меңгә җиткән. Эшсезлек күрсәткече республикадагы икътисади актив халык саныннан 1,33 % тәшкил итә (2008 елның 1 нче гыйнвары белән чагыштырганда, 0,07 % ка үсеш күзәтелә).
Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, атна саен эшсезләр саны арта бара.
Бүгенге көндә республикада инде якынча 80 мең кеше тулы булмаган эш көне режимында эшли. Бу, нигездә, “КАМАЗ” ААҖ, “КВАРТ” ЯАҖ, “Нижнекамскшина”, “Нәфис Косметикс”, “Татнефтепроводстрой”, “Татэлектромонтаж” һ.б. предприятиеләр хезмәткәрләре.
Соңгы мәгълүматларга караганда, республиканың тагын 349 предприятиесе якын арада 6100 кешенең кыскартуга эләгәчәге турында хәбәр иткән.
Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы башлыгы ел дәвамында якынча 190-200 мең кешенең авыр тормыш шартларында калырга мөмкин булуын әйтте. Ихтимал, аларның барысы да эшсезләр буларак теркәлмәс.
Республикада эшсезләр санының иң югары күрсәткече 2009 елның I кварталы ахырына туры килер дип көтелә, чөнки югары, махсус урта уку йортларында һ.б. чыгарылыш сезоны башланачак.
Айрат Шәфигуллин, хезмәт ресурслары балансына аңлатма биреп, җәй көне республикада якынча 70 мең кешенең мәктәп, башлангыч яки урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаячагын, шуларның якынча 19 меңе, фаразлаулар буенча, белем алуны дәвам итмәячәген һәм, шул ук вакытта, эшкә дә урнаша алмаячагын билгеләп үтте.
Хезмәт базарында чит ил гражданнары да билгеле бер урын алып тора. Республикада алар якынча 12 мең кеше. Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры чит ил белгечләрен, аларның югары һөнәри әзерлекле яки тар белгечлек остасы булулары аркасында, җирле кадрлар белән һәрвакытта да алыштырып булмавын әйтеп үтте.
Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, әгәр башта 2009 елга Татарстан буенча чит ил эшче көчләренә квота якынча 60 мең кеше булса, бүген ул ике тапкыр киметелгән.
Дөньякүләм финанс кризисы төзәтмәләр кертте, һәм хәзер чит ил эшче көчләрен үзебезнең хезмәт ресурслары белән алыштыру мөмкинлеге карала.
Хезмәт базарында шулай ук буш эш урыннарының саны кимеде. Әгәр 2008 елның 1 нче ноябренә республика буенча буш эш урыннарының саны 34,6 меңгә кадәр җиткән булса, хәзер 11,8 меңгә кадәр кимеде.
15 нче гыйнварга кадәр Татарстан федераль Хөкүмәткә хезмәт базарындагы хәлне тотрыклыландыру чаралары программасын тәкъдим итәргә тиеш.
Программага түбәндәге чаралар керәчәк: төрле һөнәрләр буенча кадрлар әзерләү һәм аларны яңадан укыту (уку комбинатлары һәм уку үзәкләре базасында), яшьләргә инженерлык һөнәрләренең кирәклеген төшендерү, алга китеп укыту, хезмәт ресурсларының хәрәкәтчәнлеген булдыру һ.б.
“Бүген республика предприятиеләрендә якынча 280 мең “эшләүче” пенсионер хезмәт итә, һәм ахыр чиктә бу урыннарны яшьләргә бирергә мөмкин булачак”, - дип саный Айрат Шәфигуллин.
Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры журналистларга халыкның эш белән тәэмин ителеше өлкәсендә федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Ул 2009 елда эшсезлек буенча бирелә торган минималь һәм максималь пособиеләр күләме артуын, вакытлыча эш урыннары булдыру һәм иҗтимагый эшләр оештыру күздә тотылуын искәртте.
Гомумән алганда, Россия бюджетында бу максатларга ирешү өчен 43 млрд. сум бүлеп калдырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International