Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Көнчыгыш Азәрбайҗан Иран провинциясе Татарстан белән тыгыз икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карый
2009 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе (Иран Ислам Республикасы) Татарстан Республикасы территориясендә авыр һәм җиңел тракторлар җитештерүгә инвестицияләр кертү, нефть химиясе өлкәсендә уртак проектлар булдыру, Татарстан һәм Иран университетлары арасындагы хезмәттәшлекне җайга салу, шулай ук Казан һәм Тәбриз шәһәрләре арасында туры һава юлларын ачу мөмкинлекләрен карый.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән булган очрашуда Көнчыгыш Азәрбайҗан (Иран) губернаторы Әхмәт Әлириза Биги хәбәр итте.
Шуны да искәртик: Көнчыгыш Азәрбайҗан Иран провинциясенең Әхмәт Әлириза Биги җитәкчелегендәге делегациясе Казанга кичә, 14 нче гыйнварда, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышу өчен килде.
Кичә Казан ратушасында Казан һәм Тәбриз (Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе, Иран) шәһәрләре арасында тугандашлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турындагы Меморандумга кул куелды.
Бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “Россия Федерациясе җитәкчелеге Иран Ислам Республикасы белән сыналган дуслык сәясәтен үткәрә, һәм Татарстан, федерация субъекты буларак, Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе белән хезмәттәшлек итүгә бик шат”.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, “Иран өчен республикабызның әһәмияте һәм роле Казанда Иран Ислам Республикасының икеяклы мөнәсәбәтләрне җайга салуда тагын бер тоташтыручы буын булып тора торган генераль консуллыгы булу белән дә билгеләнә”.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, төбәкләрнең дусларча мөнәсәбәтләре ике ил – Россия белән Иран – мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм тагын да тотрыклы итүгә китерә.
Көнчыгыш Азәрбайҗан (Иран) губернаторы Әхмәт Әлириза Биги әфәнде, үз чиратында, провинциядәге эшлекле даирәләр вәкилләренең Татарстанга хәзерге визитлары барышында Татарстанның техник һәм икътисади потенциалы, “Алабуга” махсус икътисади зонасы мөмкинлекләре белән танышуларын әйтеп китте. Татарстанга Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе делегациясенең визиты нәтиҗәләре буенча эшлекле төркем оештырылачак, аның нигезендә уртак эшчәнлек турында бөтен ирешелгән килешүләр тормышка ашырылачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз