Рөстәм Миңнеханов: «Кешеләрнең иминлеге һәм законлы мәнфәгатьләре ышанычлы рәвештә сакланырга тиеш»

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМнең бөтен куәте башка хокук саклау органнары һәм структуралары, дәүләт хакимияте органнары белән берләшкән команда буларак эшли белү сәләтеннән гыйбарәт. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый фикер әйтте. Коллегия эшендә шулай ук Россия Федерациясе эчке эшләр министры урынбасары – Россия ЭЭМның Тикшерү департаменты башлыгы Юрий Алексеев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.

2013 елда Татарстан Республикасы ЭЭМ эше турындагы нотык белән Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республикада җинаятьләр саны кимү динамикасын саклап калу мөмкин булды. Үткән ел 46 мең җинаять теркәлгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 10,8%ка ким. 24,4 мең җинаять ачылган.

2013 елда республикада җинаятьчел төркемнәр составында яисә шул төркемнәр әгъзаларының турыдан-туры катнашында кылынган 928 җинаять ачылган. Җинаять җаваплылыгына 400дән артык җинаятьчел төркемдә катнашучы тартылган. 55 экстремистик һәм террористик юнәлешле җинаять буенча эш кузгатылган.

ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре тарафыннан законсыз әйләнештән 200 берәмлек утлы корал алынган. 2013 елда республика хокук саклау органнары тарафыннан 4851 наркоҗинаять ачылган (2012 елда - 3981), шул исәптән турыдан-туры полиция бүлекчәләре тарафыннан - 3335 (2012 елда - 2680).

Республика эчке эшләр органнары тарафыннан икътисадый юнәлешле 3137 җинаять ачылган, шулардан 1722е – авыр яисә бик авыр. Икътисадый җинаятьләр буенча зыян салу күләмнәре ике мәртәбәгә кадәр арткан.

2013 елда үткән елларның 1200 җинаяте ачылган. Бер үк вакытта ачылмаган җинаятьләр саны кыскарган. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы хәбәр иткәнчә, бу – асылда профилактик эш нәтиҗәләре. Шуңа бәйле рәвештә Артем Хохорин участок оператив вәкаләтле хезмәткәрләренә эшләрендә шартлар тудырган өчен Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

Республикада юл хәрәкәте иминлеге проблемалы булып кала бирә. Артем Хохорин билгеләп үткәнчә, юл-транспорт очраклары саны кимесә дә, алардан килгән зыяннарның зур һәм авыр булуы эшне катлауландыра. Бүлекчәләрне заманча техника белән коралландыру да теләгән нәтиҗәгә китерми.

Россия Федерациясе эчке эшләр министры урынбасары – Россия ЭЭМның Тикшерү департаменты башлыгы Юрий Алексеев бөтен ил һәм Татарстан хокук саклау органнары алдында торган иң төп бурычларның берсе – экстремизмга каршы тору дип саный.

Ул хокук саклау органнарының бердәм хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәсендә Универсиаданың югары дәрәҗәдә уздырылуын һәм анда гадәттән тыш хәлләр булмауны билгеләп үтте.

Татарстан буенча эчке эшләр хезмәткәрләре тарафыннан 2013 елда, алдагы ел белән чагыштырганда, 50%ка артык җинаять кылынган, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр хезмәткәрләре катнашында юл-трансорт очраклары да шактый теркәлгән, шул исәптән авыр нәтиҗәләргә китергәннәре дә бар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегиядәге чыгышында беренче чиратта Россия ЭЭМна Универсиаданы оештыру һәм уздыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Җитди ярдәм булмаса, без куелган максатларга ирешә алмас идек», - дип саный Р.Миңнеханов.

Ул кыскача республиканың социаль-икътисадый үсешенең нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов республикада җинаятьләр кимү буенча динамика сакланганын, җинаятьләрнең ачылуы үсүен билгеләп үтте. Татарстанда җинаятьчелекнең уртача дәрәҗәсе гадәттәгечә ил һәм ИФО буенча чагыштырмача түбән.

«Сезнең дөрес нәтиҗәләр һәм реаль максатлар куюыгыз мөһим», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ хезмәткәрләренә Татарстан Президенты.

2014 елда, Рөстәм Миңнеханов фикренчә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнар һәм гомумән җәмгыятьнең куркынычсызлыгын тәэми итүне дәвам итәчәк. Мөһим мәсьәләләрнең берсе – экстремизм һәм терроризмга каршы тору. «Ксенофобия, динара һәм милләтара дошманлык күренешләрен көтелгесез рәвештә чикләргә кирәк», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Эчке эшләр органнарына легаль булмаган миграциягә, коррупция белән көрәшкә һәм икътисадый җинаятьләргә дә игътибар итәргә кирәк. «Халыкны ТКХ өлкәсендә законсызлыклар һәм урлаулар каты борчый. Анда тәртип урнаштырырга кирәк, шул исәптән сезнең катнашта да», - дип әйтте Р.Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика өчен актуаль мәсьәләләр арасында законсыз уен бизнесы һәм алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнеше кала.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ хезмәткәрләрен республика муниципаль ограннар белән берлектә участок полиция хезмәткәрләре өчен уңай шартлар әзерләү эше дәвам ителәчәгендә ышандырды.

Ул шулай ук республика юлларында хәл, башкарылучы чараларга карамастан, авыр булуын билгеләп үтте. «Каты җаза чаралары булмыйча, юллардагы хәлне үзгәртү мөмкин түгел», - дип саный Татарстан Президенты, шуңа күрә ул федераль хакимият органнары адресына тиешле тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә чакырды.

«Вәкаләтләребезне ашырганда, без бары закон кысаларында гына эшләргә тиеш, кеше хокукларын ихтирам итәргә тиеш. Кеше иминлеге һәм законлы мәнфәгатьләре ышанычлы рәвештә сакланырга тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең көчебез бердәм команда булып эшли алуыбызда, ышанам ки, сез куелган мәсьәләрне башкарыр өчен барысын да эшлиячәксез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International