Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Республикада инновацион проектларны тормышка ашыру өчен төзелгән инфраструктура икътисадка кризистан җиңел чыгарга ярдәм итәчәк”
2009 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Авыр икътисади хәлгә карамастан, Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлек дәвам итәргә тиеш. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия венчурлы инвестицияләр ассоциациясенең башкарма директоры Альбина Никконен белән булган очрашуда Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры фикеренчә, республикада инновацион проектларны тормышка ашыру өчен төзелгән инфраструктура икътисадка кризистан җиңел чыгарга һәм производствоның конкурентлылыгын тәэмин итәргә булышырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов әлегә Татарстанда оештырылган технопарк һәм бизнес-инкубаторларның нәтиҗәлелеге, кызганычка каршы, алдан планлаштырылганча ук зур булмавын билгеләп үтте.
Инновацион процесска студентлар һәм яшь галимнәрне җәлеп итү, фәнни-тикшеренү потенциалыннан тулырак файдалану өчен, ул республикадагы югары уку йортлары ректорлары белән тыгыз бәйләнешне җайга салырга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры 2009 елның 23 нче - 24 нче апрелендә Казанда
дүртенче венчур ярминкәсе
узачагын хәбәр итте. Аның оештыручылары, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм Россия венчурлы инвестицияләр ассоциациясе булачак.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, хәзерге венчур ярминкәсендә яшьләрнең күбрәк катнашуын тәэмин итәргә, аның эчтәлеген баетырга кирәк.
Ярминкә кысаларында потенциаль инвесторларга Татарстан Республикасы, башка төбәкләр кече һәм урта бизнесының инновацион технологик компанияләре проектлары белән танышу, инвестицияләр кертү ягыннан аеруча җәлеп итүчән булган компанияләр белән бәйләнеш урнаштыру мөмкинлеге тудырылачак.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнур Айделдинов түбәндәгеләрне хәбәр итте: беренче өч венчур ярминкәсе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән анализ инновацион проектлар төзү буенча да, аларны тормышка ашыру буенча да югары уку йортларының активлыгы түбән булуын күрсәтте. Аның сүзләренә караганда, ярминкә экспонент компанияләр һәм потенциаль инвесторлар өчен аралашу мәйданчыгына әйләнсен өчен, мондый чараларны үткәрүнең яңа форматларын эзләргә кирәк. Ул шулай ук экспозиция өчен чыгарыла торган проектларның сыйфатлылыгы мәсьәләсен дә күтәрде.
Россия венчурлы инвестицияләр ассоциациясе
башкарма директоры Альбина Никконен, студентлар, аспирантлар, яшь галимнәрне җәлеп итү өчен, венчур ярминкәсе кысаларында яшьләрнең инновацион форумын үткәрү күздә тотылуын билгеләп үтте.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры Казанга, Татарстан Республикасының инновацион потенциалы белән танышу өчен, дөньядагы ИТ-компанияләр вәкилләренең килүен хуплады. 2009 ел сентябренең соңгы декадасына билгеләнгән визитны оештыру эшләре белән
“ТехТур” Европа Ассоциациясе
шөгыльләнәчәк. “ТехТур” составына кергән компанияләргә – ИТ-индустриянең алдынгы компанияләренә - Татарстанның инновацион потенциалын тәкъдир итү Казандагы яңа ИТ-парк территориясендә узар дип көтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз