Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге башлыгы Марсель Имамов: “Ипотеканы әниләр капиталы белән түләү өчен, Татарстанда яшәүче 250 кеше гариза биргән”
2009 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге башлыгы Марсель Имамов, әниләр капиталыннан файдалануга бәйле рәвештә, законнарга кертелгән үзгәрешләр турында җентекләп сөйләп бирде.
Марсель Имамов 2007 елның 1 нче гыйнварыннан әниләр капиталына дәүләт сертификатының икенче бала тапкан яки икенче баланы тәрбиягә алган хатын-кызларга һәм, элек дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына булган хокуктан файдаланмаган булсалар, өч яки аннан да күбрәк бала тапкан яки тәрбиягә алган хатын-кызларга бирелүен искәртте. Әгәр элек дәүләт ярдәменең өстәмә чараларыннан файдаланмаган булсалар, 2007 елның 1 нче гыйнварыннан ике һәм аннан да күбрәк баланы тәрбиягә алган ир-атлар да гаилә капиталын алу хокукына ия булып торалар.
Бүгенге көнгә, индексацияне исәпкә алып, әниләр капиталының суммасы 299731 сум тәшкил итә. 2009 елның 1 нче гыйнварыннан бу акчаны ипотека яки кредит шартнамәләре буенча торак сатып алу яки төзү өчен кулланырга мөмкин. Моның өчен әниләр капиталыннан файдалану хокукына ия булган кеше яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенә гариза бирергә тиеш. Гаризага берничә документ теркәргә кирәк. Аларның тулы исемлеге Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге сайтында күрсәтелгән. Ипотека кредиты 2010 елның 31 нче декабренә кадәр рәсмиләштерелгән булырга тиеш.
Марсель Имамов элек законнарда каралмаган, ләкин хәзер чишелешен тапкан мөһим мәсьәләләргә дә тукталды. Әйтик, яңа кагыйдәләр буенча ирләр (гадәттә, ипотека кредиты аларга языла да), кредит түләү өчен, әниләр капиталыннан файдалана алалар. Моның өчен аларга хатынының язмача ризалыгын алырга һәм никахлашу турында таныклык алып килергә кирәк.
Закон нигезендә, әниләр капиталыннан файдалану аша сатып алына торган торак бөтен гаилә әгъзалары милке булырга тиеш. Ләкин балалар да милек иясе булып торган фатирларны банкка залог итеп рәсмиләштерү авыр булганга күрә (опека органнарының ризалыгы кирәк), гадәттә, балаларны милекчеләр исемлегенә кертмиләр. Моннан тыш, бала кредитны алганнан соң гына да туарга мөмкин.
Шуңа бәйле рәвештә, Марсель Имамов хәбәр иткәнчә, кредит түләү өчен әниләр капиталыннан файдалана торган кеше Пенсия фонды бүлекчәсенә торак өчен түләү мәшәкате беткәннән соң (кредит түләнеп беткәч), бөтен гаилә әгъзаларының да теләкләре исәпкә алыначагы һәм 6 ай дәвамында аларның барысына да сатып алынган торактан урын биреләчәге турында нотариаль расланган аңлатма язуы китерергә тиеш.
Пенсия фонды бүлекләре агымдагы елның 11 нче гыйнварыннан әниләр капиталын кредит түләү өчен куллануга гаризалар кабул итә башлады. М.Имамов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытка инде Татарстанда яшәүче 250 кеше гариза биргән, һәм аларның барысы да карала. Гаризаларны карауга бер ай бирелгән, әниләр капиталындагы акчаны банкка күчерү тагын ике айга сузылачак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз