Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин: “Гыйнварның 20 көне эчендә 367 кеше җәмгыять эшләренә җибәрелде”

2009 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Гыйнварның 20 көне эчендә Татарстан Республикасында эшсез калган яки төп эш урыны буенча тулы булмаган эш көнен генә эшләгән 367 кеше җәмгыять эшләренә җибәрелде. Бу турыда бүген тормыш сыйфатын арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте.
Республика комиссиясе утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – комиссия рәисе Равил Моратов үткәрде.
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте һәм Татарстан Республикасы Социаль-икътисади мониторинг комитеты территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов 576,6 мең кеше эшли торган 3 меңгә якын республика предприятиесен тикшерү нәтиҗәләре турында әйтте. Тикшерү шуны күрсәткән: 14,4 мең кеше тулы булмаган эш көнен генә эшли (предприятиеләр администрациясе инициативасы буенча), бүгенге көндә бу предприятиеләрдә 4,5 мең буш урын бар. Соңгы вакытта әлеге предприятиеләрдән 22 мең хезмәткәр киткән, шуларның 12,5 меңе – үз теләге буенча.
Тармаклар буенча эш белән тәэмин ителү мәсьәләсе турында сөйләгәндә, Валерий Кандилов файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә - хезмәткәрләрнең 90 %ы, автотранспорт предприятиеләрендә 50-70 % ы тулы булмаган эш көне эшләвен билгеләп үтте. Горький тимер юлының Казан бүлегендә 1200 кеше тулы булмаган эш көне эшли.
Тормыш сыйфатын арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе әгъзалары алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү буенча республикада эшләнгән программаның, гомумән алганда, федераль министрлыкта хәл ителеп бетүен искәртте. Программа дүрт төп юнәлешне үз эченә ала: иҗтимагый эшләр, үз-үзеңне эш белән тәэмин итү, алга китеп укыту, эш урынына күчү һәм анда урнашуга киткән чыгымнарны каплау.
Татарстан Республикасы прокурорының урынбасары Газинур Галимов өч муниципаль районда - Әлки, Әгерҗе, Балтач районнарында бюджет өлкәсендәге законнарны бозу очраклары ачыклануын әйтте. Бу районнарда бюджет акчасы хезмәткәрләргә эш хакын түләү өчен тотылмаган, башка максатларда кулланылган. Газинур Галимов сүзләренә караганда, ахыр чиктә, җаваплылык тулысынча бу районнарның администрация башлыклары өстенә төшә. Ул шулай ук әлеге районнарда бурычларны түләү процессы баруын да әйтеп китте.
Видеоконференцэлемтә режимында Равил Моратов урындагы комиссия (Яр Чаллы, Түбән Кама) вәкилләренең хисапларын тыңлады. Аерым алганда, тормыш сыйфатын арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе рәисенә Кама Аланында эшсезләр исәбендә йөргән кешеләрнең (430 кеше теркәлгән) җәмгыять эшләренә урнашу мөмкинлеге булуын әйттеләр. Эшсезләрнең бер өлеше урам җыештыру белән мәшгуль.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International